Сәламәтлек
12 гыйнвар 2022, 20:49

Путин ике атна вакыт бирде

Тәки тын алырга ирек бирми вирус...

Globallookpress.comGloballookpress.com
Фото:Globallookpress.com

Президент Владимир Путин министрлар кабинетына коронавирус пандемиясенең яңа дулкынына әзерләнер өчен ике атна бирде. Бу хакта ул чәршәмбе көнне  хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә белдерде.

“Биредә федераль, төбәк, җирле, тармак учреждениеләре мобилизациясе кирәк”, – диде дәүләт башлыгы.

Русия лидеры сүзләре буенча, “тормыштагы кайсыбер хәлләр белән берни эшләп булмый”. Ул кешеләрнең аралашуларын да, чит, шул исәптә эпидемиологик хәлләре уңай булмаган илләргә барып кайтуларын да күз уңында тотып әйтте. Шул сәбәпле Русия төбәкләрендә COVID-19ның яңа учаклары кабыну ихтималы югары. Бу уңайдан Путин хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустинга “якын арада әлеге мәсьәләне төбәкләрдә өйрәнергә” йөкләмә бирде.

Дәүләт Башлыгы фикеренчә, Яңа ел бәйрәмнәре илдәге COVID-19 белән бәйле хәлгә  тәэсир итми калмас. Гомумән Президент  эпидемиологик хәлне катлаулы  дип бәяли.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас