Сәламәтлек
12 гыйнвар 2022, 20:24

Әгәр тимер матдәсе җитешмәсә...

Организм тимерне үзе эшләп чыгара алмый, шуңа күрә без аны ризык аша алырга тиешбез.

Әгәр тимер матдәсе җитешмәсә...Әгәр тимер матдәсе җитешмәсә...
Әгәр тимер матдәсе җитешмәсә...

Тимер матдәсе җитешмәү анемиягә китерә Ул иң киң таралган авыруларның берсе.

Тимер матдәсе кислородны организмга кертеп, aны тукымаларга таратырга ярдәм итә. Аның организм өчен төп функциясе шул. Балаларга тимер акыл үсеше өчен кирәк.

Кеше организмы тимерне үзе эшләп чыгара алмый, шуңа күрә без аны ризык аша алырга тиешбез. Тире һәм ашкайнату системасы күзәнәкләре aша без аны шул кадәр үк югалтабыз да. Әгәр бу баланс бозылса, тимер җитешми башлый.

Тимер дефициты, аның сәбәпләре

Тимер организмны көйле эшләтергә ярдәм итә, игътибарны арттыра, ашказаны-эчәк эшчәнлегенә, иммун системасын ныгытуга һәм тән температурасын нормада тотуда булыша. Организмда тимер җитешми башласа, тырнаклар икеләнә, чәчләр коела, тире агара, корый, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына, ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана. Әгәр тимер тиешле дәрәҗәдә керми икән, тукыма һәм мускуллар кирәгенчә кислород алудан туктый. Бу анемиягә китерергә мөмкин.

Тимер дефициты сәбәпләре

* азык белән организмга тимер матдәсе аз керүе;

* ашкайгату һәм әчәкләр эшчәнлеге бозылуы аркасында тимер матдәсенең сеңмәве; 

️* йөклелек вакытында ул бигрәк тә җитешмәскә мөмкин;

* күп кан югалту (мәсәлән, күрем вакытында).

Ир-атларга караганда хатын-кызларда тимер матдәсе дефициты ешрак күзәтелә. Ике яшькә кадәрге балаларда да тимер матдәсе җитеп бетмәскә мөмкин.

Тимер дефицитының тагын нинди билгеләре була?

▪ ️Тимер мәтдәсе җитешми башласа организм тиз арый, баш әйләнә, авырта, иелгәндә күзгә "йолдызлар" күренергә мөмкин, тән тиресе агара, тоныклана. Шулай ук колаклар шаулавы, бармаклар өшүе, хәтер кимү билгеләре дә бар. Тахикардия, йөрәкнең еш тибүе.

Организмдагы тимер күләмен кан анализы биреп белергә мөмкин.

Ит ашамаучы кешеләргә, табиб белән киңәшләшеп, тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк.

 

Чыганак: vseglisty.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас