Сәламәтлек
10 гыйнвар 2022, 10:36

Санлы медицина үсештә

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университетының яңа корпусы ачылу тантанасында катнашты.

Санлы медицина үсештәСанлы медицина үсештә
Санлы медицина үсештә

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университетының яңа корпусы ачылу тантанасында катнашты. Анда Санлы медицина институты эшли башлаячак.

Хәтерегездә булса, 2020 елның августында төбәк җитәкчесе төзелеш мәйданын карап, БДМУның үсеш перспективалары белән танышкан иде.

2,8 мең кв.метр  мәйдан  биләгән өч катлы бина 2021 елның ахырында төзелеп бетте. Ул 200 урынлык аудиторияне, лекция залын, компьютер классларын үз эченә ала. Монда укыту хәзер инженерия һәм медицина юнәлешләрен бергә үреп алып барылачак.

Радий Хәбиров яңа корпусны карап чыккач, БДМУ коллективын Санлы медицина институты ачылу белән котлады.

– Бу медицинаны санлаштыруга һәм заманчалаштыруга таба зур адым. Бу - дистанцион телекоммуникацияләр, республиканың ерак торак пунктларында яшәүчеләргә дә консультация һәм югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге. Медицина университеты динамик үсештә, яхшы белгечләр әзерли. Югары уку йорты «Приоритет-2030» программасында уңышка иреште, халыкара рейтингларда алдынгы позицияләрдә. Танылган чит ил фәнни һәм мәгариф үзәкләре белән уртак фәнни проектлары бар, яңа перспективалы белгечлекләр ача, –диде Радий Фәрит улы.

БДМУ ректоры Валентин Павлов төбәк Башлыгына һәм республика хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Югары уку системасын модернизацияләү вузларда белгечләр әзерләү сыйфатын яхшыртачагын ассызыклап үтте ул.

–Яңа институт компетенцияләр үзәгенә әйләнәчәк. Ул безнең галимнәрнең һәм халыкара экспертларның эшләрен берләштерергә булышачак. Ә бу үз чиратында республикада алдынгы технологияләрне кулланырга һәм халыкка күрсәтелгән медицина ярдәме сыйфатын яхшыртырга булышачак, – диде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас