

Русиядә 2022 елга һәм планда торган 2023 һәм 2024 елларга халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы расланды. Шуңа ярашлы карарга Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Яңа программада коронавирус инфекциясе таралуы шартларында сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге үзенчәлекләре искә алынган. Анда хәтта бүген дәваханәләр һәм поликлиникларга зур бурыч йөкләнгән хәлдә дә пациентлар тиешле дәвалану белән тәэмин ителергә тиеш дип билгеләнә.
Җентекле диспансеризация үткәрү өчен медицина оешмаларының финанс чыгымнарын финаслау каралган. 2021 елның 1 июленнән коронавирус кичерүчеләр шундый тикшерүгә чакырылалар. Ул ихтимал булган катлаулыкларны ачыкларга, табиблар рекомендацияләрен алырга һәм үз вакытында дәвалануны башларга булыша.
Моннан тыш, программа, йөрәк-кан тамырлары хирургиясен дә кертеп, кыйммәтле торган дәвалау ысулларын файдаланып, югары технологияле медицина ярдәме исемлеге белән тулыландырылган.
Программага инсульт кичергән пациентларны дәвалау өчен югары технологияле медицина ярдәменең өстәмә төрләре өстәлгән.
Гомумән алганда, гражданнар элеккеге кебек үк мотлак медицина страховкасы полисы буенча бушлай ярдәм, шул исәптә югары технологияле һәм махсуслашкан ярдәм алуны дәвам итәчәк.
"Башинформ" буенча.