Сәламәтлек
31 декабрь 2021, 06:28

Шешенүдән котылу өчен...

   Моның өчен галимнәр түбәндәге ризыклардан баш тартырга киңәш итә:

Шешенүдән котылу өчен...Шешенүдән котылу өчен...
Шешенүдән котылу өчен...

Моның өчен галимнәр түбәндәге

ризыклардан баш тартырга киңәш итә:

  • Сөт ризыклары. Әгәр җилсенүдән котылырга теләсәгез, гадәти

сөтне соя яки миндаль сөте белән алыштырырга киңәш ителә.

Кофе һәм йогурт сатып алсагыз да шул сөтләрдән эшләнгәнен

алыгыз.

  • Ак дөге. Аны, иң яхшысы, коңгырт дөге белән алыштырыгыз.

Чөнки коңгыртында файдалы минерал һәм витаминнар күбрәк.

 Тозлы ризыкларны чама белән ашагыз. Мәсәлән, бутерброд

эчендәге кечкенә бер тозлы кыяр зыян китермәс, ә инде бер

утырганда ярты банканы бушатсагыз – иртәнгә битегез

шешенеп чыгуы бар.

  • Су. Организмда суның ким булуы да, артык булуы да файдага

түгел. Галимнәр һәркемгә көн саен яртышар литрлы өч шешә

суны янында тотарга киңәш итә.

  • Баллы спиртлы эчемлекләр. Коктейльләрдәге артык баллы

сироп өстәмә шешенүгә китерә.

Фото: m.facebook.com

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас