

Британия галимнәре гаҗәеп факт ачкан: кайсыбер офис
компьютерларының клавиатуралары җәмәгать
бәдрәфләреннән 400 мәртәбәгә пычраграк икән...
Клавишалар арасында һәм “тычкан”да әнә күпме
бактерияләр үрчеп ята икән бит! Шуңа да, төрле
күңелсезлекләрдән саклану өчен, аена бер тапкыр булса да,
компьютерыгызны чистартыгыз һәм зарарсызландырыгыз. Ә
клавишаларны исә, елга бер тапкыр булса да сүтеп, сөртеп,
яңадан җыярга кирәк булыр.
Интернет –кафеларга йөрергә яраткан кешеләргә һәм чит
кеше компьютерында эшләгәннән соң, кулларны сабынлап кат-
кат юу зыян итмәс.
Фото: lifehacker.ru