Сәламәтлек
31 декабрь 2021, 06:34

Картлыкка каршы вакцина уйлап тапканнар

   Ни чыкса да шул японнардан чыга инде. Менә әле дә алар яшь белән бәйле чирләрне (шул исәптән Альцгеймер авыруын да) дәвалау өчен кулланырга мөмкин булган дару уйлап тапканнар.

Картлыкка каршы вакцина уйлап тапканнарКартлыкка каршы вакцина уйлап тапканнар
Картлыкка каршы вакцина уйлап тапканнар

   Ни чыкса да шул японнардан чыга инде. Менә әле дә алар

яшь белән бәйле чирләрне (шул исәптән Альцгеймер

авыруын да) дәвалау өчен кулланырга мөмкин булган дару

уйлап тапканнар.

    Эш шунда, яшь барган саен кеше организмында картая

баручы күзәнәкләр армиясе туплана бара. Алар инде бүленә

алмый башлыйлар, ләкин әле яшәргә сәләтле булалар. Шул

исәптән, бу “картлачлар” төрле ялкынсынулар барлыкка

китерүче һәм яшькә бәйле чирләр китереп чыгаручы химик

матдәләр бүлеп чыгара (мәсәлән, Альцгеймер, шикәр диабеты,

йөрәк-кан тамырлары авырулары һ.б.).

    Япония галимнәре исә кеше картлыктан курку хисеннән

арынсын һәм яшь белән бәйле проблемалардан котылсын өчен

организмны картая барган күзәнәкләрдән арындыру ысулын

уйлап тапканнар. Алар “тудырган” вакцина картаючы

күзәнәкләрне шундый итеп үзгәртә ки: иммун системасы

аларны эзләп таба һәм юк та итә.

   Тикшерүчеләр вакцинаны тычканнарда сынап караган һәм

алынган нәтиҗәләрдән бик тә канәгать калган.

   Әйткәндәй, вакцинаны якынча 5-10 ел эчендә киң куллана

башларга исәплиләр.

Фото: 4esnok.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас