

Табиб Ковид-19 белән чирләп терелгәннән соң берничә ай үткәч тә якты дөнья белән хушлашырга мөмкин, дигән.
Иммунолог Николай Крючков әйтүенчә, олы яшьтәгеләр һәм хроник чирләре булганнар коронавирус белән авыр чирләп терелгәннән соң инфаркт, инсульт яисә тромбтан үлеп китәләр. Чирләп тереглгәннән соң да организмда арыганлык хисе, йөрәкнең эшчәнлеге бозылу, нерв системасы, психика какшавы күзәтелә. Әгәр кеше интенсив дәвалану курсы алмаса, хәлләр мөшкелләнә. “Өч-дүрт ай вакыт үткәч, кеше вафат була”, - ди табиб.
Чыганак: tatpressa.ru