

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, милли ата-аналар комитетына нигез салучы Ирина Волынец ана капиталын баланы дәвалауга кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итә. ОМС кысаларыннан чыгып, балага нык кыйммәтле дәвалау курсы кирәк булганда, бу акчаны тотынып булыр иде, ди ул. Бу тәкъимгә аны ата-аналардан килгән бик күп мөрәҗәгатьләр этәргән. Гаиләләр юл-транспорт һәлакәтләреннән, яисә бәхетсез очраклардан соң авыр диагнозлар белән очрашканда дәвалану өчен акчаны каян алырга белмиләр.
Чыганак: tatpressa.ru