

Башкортстанда табиблар ярты килограмм авырлыктагы кыз баланы коткарган – сабый җитлекми туган. Якты дөньяларга аваз салганда аңа нибары 480 грамм булган.
Сабый һәрдаим Республика перинаталь үзәге табибларының ныклы күзәтүе астында торган. Ак халатлыларның тырышлыгына сокланырлык, чөнки элегрәк мондый кечкенә авырлыктагы сабыйлар бик исән калмаган.
Бу ел эчендә республикада 33 меңгә якын бала туган. Шуларның 2 меңнән артыгы вакытыннан алда туган. 163 сабыйның авырлыгы бер килограммнан кимрәк булган, ә 249ы – 1дән 1,5 килограммга кадәр.