

COVID-19 тормышыбызга үтеп кереп, яшәү рәвешебезне тамырыннан үзгәртергә мәҗбүр итте. “Дельта” штаммы артыннан галимнәр һәм табиблар ковидның яңа төрен ачыкладылар – ул Көньяк Африкадан килеп җитте.
Табиблар әйтүенчә, яңа чир турында мәгълүмат аз, әмма медицина һәм фән җәмәгатьчелеге, аннан ике адым алда бару өчен, аны күзәтүләрен туктатмыйлар. Шулар белән беррәттән саклану чараларының һәм вакцинациянең никадәр мөһимлеге тагын да ныграк сизелә.
Әйе, үзебезне һәм якыннарыбызны бу зәхмәттән саклау, аралауның бердәнбер юлы – вакцинация. Чирне контрольгә алу өчен, халыкның күпчелегендә инфекциягә каршы антитәнчекләр булдырырга кирәк. Шуңа күрә прививка – коллектив иммунитет булдыруда иң нәтиҗәле һәм хәвефсез юл.
Төрле заманнарда вакцинация кешелеккә инфекцияләрдән, күп гомерләргә янаучы эпидемияләрдән котылырга ярдәм итте. Күпчелек кешеләрнең столбняктан, полиемиелиттан, кызылчадан үзвакытында прививка эшләтүе аркасында бу чирләрне йөгәнли алдылар, күп гомерләр саклап калынды.
Әмма бүген коронавирустан прививка эшләтүдән читләшүче кешеләр бар. Алар иң беренче чиратта шуны исләрендә тотсын иде:
Прививканы кайда эшләтергә була?
Вакцинаны үзебез яшәгән урында поликлиникада яки шәһәрнең вакцинация үткәрелә торган мобиль пунктларында эшләтергә була.
Прививка ясатырга килгән кешедән ниндидер аерым әзерлекләр таләп ителми. Вакцинация көнне пациентны табиб карый - тән температурасын үлчи. Әгәр ул 37дән югары булса, прививка ясамыйлар.
Вакцинация процедурасына барганда үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.