

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников русиялеләрне салкында спиртлы эчемлекләр эчмәскә чакыра. Көзге-кышкы мизгелләрдә алкогольле эчемлелкәр эчүнең хәвефе турында ул “Россия 1” телеканалында барган “О самом главном” тапшыруында кисәтте.
Мясников аңлатуынча, спиртлы эчемлекләр ялган җылыну тойгысы бирә, әмма бу ахырда салкында тән тукымаларының зыян итәргә мөмкин. “Кул-аяклар туңуның барлык очраклары гадәттә салкында алкоголь эчкән кешеләрдә теркәлә”, – ди ул.
Шул ук вакытта табиб походлар вакытында үзе дә салкында кайчагында спиртлы эчемлекләр куллануын яшерми. Әмму бу ялга туктаган вакытта гына була, ди ул. “Күпләргә хас нәрсәләр безгә дә ят түгел”, – ди табиб һәм актив чакта салкында, мәсәлән, җәяү яисә китеп барганда алкоголь эчү тыела, ди.
Чыганак: lenta.ru