

Табиб Александр Мясников популяр бер дарудан саңгырау калырга мөмкин дип белдергән.
Әгәр дә антибиотикларны контрольсез күп итеп эчсәң, куркыныч нәтиҗәне көт тә торыгыз, дип белдергән алып баручы һәм табиб Александр Мясников. “Күп антибиотиклар ишетү сәләтен киметә, - ди ул. – Антибиотикларны күп эчү организмнан калийны юып чыгара, кешеләрнең йөрәкләре туктый”. Белгеч әйтүенчә, ул дарулар буыннарны җимерә, бавырны агулый, бөерне һәлак итә. “Антибиотик ул – профессиональ булмаган кеше кулында корал”, - ди табиб.
Чыганак: tatpressa.ru