Сәламәтлек
3 декабрь 2021, 06:53

Гомерең озын булсын, дисәң

100 яшьне үтеп киткән өч бертуган озак яшәү сере белән уртаклашкан.

Кадр: KSN TV / YouTubeКадр: KSN TV / YouTube
Кадр: KSN TV / YouTube

Американың Этвуд шәһәрендә яшәүче өч бертуган апа-сеңел 100 яшьнең аръягына чыкканнар.

Иң өлкәннәре Джулия Копривага – 104 яшь. Уртанчылары Люси Почоп – 102 яшьтә. Ә төпчек сеңелләре Фрэнсис Компус 11 ноябрьдә 100 яшьлек юбилеен үткәргән.

Бертуганнарның озын гомерлелек сере нәрсәдә? Джулия Коприва әйтүенчә, алар яхшы туклана, гыйбадәт кыла һәм күңелсез хәлләргә очрамаска тырыша.

Яшьләргә алар күбрәк хәрәкәтләнергә, җәяү йөрергә, ышанычны югалтмаска һәм ата-бабаларга рәхмәтле булырга киңәш иткән.

“Без бәләкәй шәһәрдә үстек. Әти-әни ферма хуҗалыгы белән шөгыльләнде. Бәләкәй чакта хуҗалык эшләрендә ярдәм иттек. Көн саен кичке ашка җыелганда көндәлек хәбәрләр турында сөйләшә идек, һәркем үзенең хисләре белән бүлешә идек. Бездә һәрвакыт өй икмәге, гади бәрәңге һәм ит булды. Ул чактагы плитәләрдә пешерүе авыр иде. Әмма азык тәмле килеп чыкмаса да, без аны рәхмәтле булып ашый идек”, – дип сөйләгән әбиләр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас