

Без барыбыз да бушлай дарулар тик әгәр дәваханәдә ятып дәваланганда гына бирелә дип уйлыйбыз. Янәсе, әгәр поликлиникада рецепт язып бирәләр икән, сатып алырга туры киләчәк.
Чынлыкта, һәр кеше сатып алган препаратларның хакын өлешчә яки тулысынча кайтарып алу мөмкинлегенә ия. Әлбәттә, БАДлар (биологик өстәмәләр) өчен акчалар кайтарылмаячак.
Аптекада сатып алган өчен ничек кайтара аласың?
Пациентларны яклау лигасы президенты Александр Саверский әйтүенчә, табиб рецепты буенча сатып алынган медикаментлар өчен акчаны түләнгән салым акчаларыннан кайтарырга мөмкин. Бу хакта күпләр белми, ләкин аннан даими файдаланучы пациентлар саны елдан-ел арта бара. Нәтиҗәдә, ел саен дарулар өчен кире кайтарылган акча күләме илдә миллиардларча сум белән исәпләнә.
Бу ысул ничек эшли һәм аңа кемнәр дәгъва итә ала?
Юристлар әйтүенчә, Салым кодексының 219нчы статьясының 1нче пунктының 3нче подпункты нигезендә дарулар өчен акчаларны кайтаруга легаль хезмәт хакы алучы (аннан 13 процент күләмендә салым тотыла) дәгъва итә ала. Алай гына да түгел, ул шулай ук үзенең хатыны яки ире, ата-аналары һәм балалары, уллыкка алынган балалары (аларга 18 яшь тулмаган булырга тиеш) өчен дә дарулар сатып алган акчасының шактый өлешен кире кайтара ала.
Моның өчен нибары 2 документ җитә. Беренчесе – табиб рецепты. Акчаларны тик ул билгеләгән дарулар өчен генә кайтарып була. Әйткәндәй, рецепт хәтта рецептсыз сатыла торган даруларга да языла ала. Икенче документ – даруханәдә бирелгән чеклар.
Гаилә әгъзалары өчен сатып алынган дарулар өчен өченче документ та кирәк булачак, ул да булса – туганлыкны раслаучы туу турында таныклык , никах таныклыгы һ.б.
Даими дарулар кулланырга мәҗбүр булган һәм моңа күп акчалар тоткан кешеләр өчен салым акчаларын кайтарып алу уңайлы һәм ул шактый акчаны экономияләү мөмкинлеген бирә.
Ел дәвамында кайтарып алырга мөмкин булган иң зур сумма – 15600 сум. Мәсәлән, әгәр дә хроник авыруга дучар кеше ай саен 1500 сумлык дару ала икән, елына 18000 мең сум акчасын чыгара дигән сүз. Димәк, салым органнарына мөрәҗәгать итсә, ул үзе түләгән сумманың күбесен кайтарып ала алачак һәм дару аңа аена нибары 200 сумга гына төшәчәк.
Фото: malodeneg.com