

Янә сезонлы чирләр чорына керәбез.
Башкортстанда грипп һәм кискен респиратор вируслы йогышлы чирләр белән күпләп чирли башлаганнар. Эпидемиологик бусага 14,4 процентка арткан, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның республика буенча идарәсеннән.
Мәсәлән, 19-25 ноябрьдә 22130 кешенең чирләгәне рәсми теркәлгән. Аларның яртысы – балалар. Чирне аяк өсте үткәрүчеләр дә бик күп.
Һава торышының кыш өчен җылы торуы да – вируслар таралуга бер сәбәп.
Грипп йокмасын дисәгез, кайбер гади кагыйдәләрне дә үтәргә кирәк:
* Кулларны сабын белән юарга;
* Грипп белән авыручылар белән аралашмаска тырышырга;
* Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга (дөрес итеп туклану, физик культура белән шөгыльләнү);
* С витаминын кабул итәргә;
* Бүлмәләрне даими җилләтергә;
* Маска кулланырга.