Сәламәтлек
29 ноябрь 2021, 04:49

Яман шештән ничек сакланырга?

Белгеч киңәш итә.

Suzanne Plunkett / ReutersSuzanne Plunkett / Reuters
Фото:Suzanne Plunkett / Reuters

Лапино-2 онкология үзәге белгече Эльхан Ибраһимов русиялеләргә яман шештән саклану ысулларын ачып салган.

Табиб фикеренчә, яман шешкә каршы бернинди дә махсус диета юк,  диета булган очракта онкология белән авырмаслар иде. Яман шеш барлыкка килү куркынычын тәмәке тарту, алкоголь эчү һәм артыгын ашау кебек начар гадәтләрдән  баш тартканда киметеп була. Моннан тыш, табиб гомумән сәламәтлек торышын күзәтергә киңәш итә. Ибраһимов физик нагрузкалар мөһимлеген дә ассызыклый. Профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация кебек чараларны да онытырга кирәкми.

Онколог сүзләренчә, даими рәвештәге медицина тикшеренүләре ярдәмендә яман шешне иртә стадиядә ачыклаулар 8 тапкырга арткан. Һәркемгә билгеле: яман шешне никадәр иртәрәк ачыкланса, пациентның терелүгә өмете дә шулкадәр зур.  

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас