Сәламәтлек
29 ноябрь 2021, 06:30

Йөрәк белән шаярмыйлар...

Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча статистика мәгълүматлары бар дөньяда зур борчылу тудыра: елына 17 миллион кеше шулар аркасында мәрхүм була. Бу исә, аз да түгел, күп тә түгел, барлык вафат булучыларның өчтән бере (!) дигән сүз!

Йөрәк белән шаярмыйлар...Йөрәк белән шаярмыйлар...
Йөрәк белән шаярмыйлар...

Йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча статистика мәгълүматлары бар дөньяда зур борчылу тудыра: елына 17 миллион кеше шулар аркасында мәрхүм була. Бу исә, аз да түгел, күп тә түгел, барлык вафат булучыларның өчтән бере (!) дигән сүз!

   Статистика саннары Русияне дә читтә калдырмый: ел саен илебездә йөрәк-кан тамырлары чирләреннән бер  миллион чамасы кеше якты дөньядан китә. Әгәр 100 мең халыкка бүлеп карасак, бу саннар аеруча аяусыз булып күренә: Европа илләре белән чагыштырганда – ике, планета буенча бер ярымга диярлек күбрәк.

   Үткән атнада Уфаның кардиология үзәгендә эшләп килүче БР Йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәгендә матбугат туры булып үтте. Анда республиканың төрле матбугат басмаларыннан килгән журналистлар Башкортстанда кискен коронар синдромлы авыруларга медицина ярдәмен  он-лайн режимда ничек күрсәтелүе, дистанцион рәвештә ЭКГ кабул итүләрнең ничек алып барылуы һәм 24/7 режимында телемедицина консультацияләре үткәрелүе, тикшеренүләр, дәвалау һәм реабилитацияләү өчен яңа югары технологияле корылмаларны эш барышында куллану белән якыннан танышты.

   Матбугат конференциясе барышында БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм кардиоүзәкнең баш табибы Ирина Николаева журналистларга йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләде.

   Белешмә:

   БР Йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәге (ЦУССР) йөрәк-кан тамырлары хәвефе югары һәм бик югары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне координацияләү максатында булдырылган. Ул шулай ук “кардиология” һәм “йөрәк-кан тамырлары хирургиясе” профильләре буенча эшләүче медицина оешмаларыннан мәгълүматларны җыю, берләштерү һәм анализлау бурычын да үти. Үзәктә йөрәк авыруларына дучар кешеләрне диагностикалау, күзәтү һәм дәвалау стандартларын үтәүгә зур игътибар бүленә.

   -Безнең төп тырышлык “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән,- диде  очрашу барышында БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.- Менә шул проектның төп юнәлешләренең берсе булып “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проекты тора. Бүген безнең барыбыз да теге яки бу дәрәҗәдә кан әйләнеше чирләре белән очрашып торабыз: кемнеңдер шәхсән үзенең, кемнеңдер якыннарының кан басымы күтәрелгәне, йөрәк тибеше “чыгымчылаганы” бар. Кызганычка каршы, кан әйләнеше системасы чирләре аркасында вафат булучылар саны артканнан-арта бара. Менә бу БР Йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәге безнең тәкъдим белән, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектын тормышка ашыру максатында төзелде дә инде. Бүген шуны әйтә алабыз: безнең тәҗрибә уңышлы булды, хәзер инде башка төбәкләр дә аны кабул итеп, үзләрендә сафка кертәләр.

   Бүген үзәкнең үз иңенә алган эшләре шактый: биредә телемедицина консультацияләре тәүлек әйләнәсенә һәм ел әйләнәсенә, ягъни 365 көн дәвамында үткәрелә. Бу исә оператив рәвештә   медицина ярдәмен күрсәтү һәм дару терапиясен коррекцияләүне оператив хәл итү мөмкинлекләрен ача.

   Әле кайчан гына ерак бер районда, мәсәлән, Хәйбуллада, авыруга ЭКГ нәтиҗәләре буенча консультация алу өчен Уфага килү кирәк була иде. Буген килеп, райондагы табиблар аша җибәрелгән ЭКГ язмасын Үзәктәге тәҗрибәле кардиолог санаулы вакыт эчендә өйрәнеп, диагноз куя һәм нәтиҗәле дәвалау ысулын да билгели ала. Менә бит ул техника заманының уңай яклары!

   Әйткәндәй, Үзәктә зур тәҗрибәгә ия булган биш кардиолог, мәгълумәти технологияләр хезмәткәре, шәфкать туташы һәм мөдир хезмәт күрсәтә.

   -Башта бездә биш ел дәвамында  логистика үзәге эшләде. Ләкин без хроник авыруларны даими контрольгә алу кирәклеген аңладык, - ди бу уңайдан Кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева. – Нәтиҗәдә, бар эш форматын үзгәртергә булдык. Хәзерге көндә барлык теркәлгән чирлеләр дә үз регистрларына эләгә. Мәсәлән, әгәр кемдәдер инфаркт икән, ул инфарктлар регистрына кертелә. Кемдәдер гипертония булса, ул шунда ук системага эләгеп, югары кан басымлы пациентлар регистрына теркәлә.

   Матбугат конференциясеннән соң бар журналистларны БР Йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәгенә чакырдылар һәм безгә анда эшләүче хезмәткәрләр белән якыннан аралашу, аларның эш барышы белән якыннан танышу мөмкинлеге ачылды. Республика кадиология үзәгенең оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары Венера Камаева үзәкнең эше турында җентекләп сөйләде.

   -Терапевтка килеп, пациент башта җентекле тикшерү үтә, аңа диагноз куела һәм, нәтиҗәдә, ул регистрга, ә аннан диспансер исәбенә куела. Менә шуннан соң инде аның сәламәтлек күрсәткечләренә карап, аңа дару препаратлары билгеләнә, хәвеф факторлары буенча киңәшләр бирелә, моннан ары пациент табиб күзәтүе астында торачак. Аны, анализ һәм куелган диагноз нәтиҗәләреннән чыгып, бер айдан – ярты елдан диспансер тикшерүенә чакырырга мөмкиннәр. Арада шушы мизгелдә үк ашыгыч рәвештә дәваханәгә салу кирәк булган авырулар да очрый, ә кемнедер якындагы бер-ике атна эчендә дәвалауга салу кирәк булачак.

   Журналистларның: “Әгәр урындагы табиб авыруны исәпкә куймаса, нишләргә?”-, дигән соравына баш табиб Ирина Николаева болай дип җавап бирде:

   -Әгәр табиб-терапевт диагноз куеп та, авыруны диспансер исәбенә куймаса, программада “Йөрәк” билгесе күренә. Үзәк белгечләре шуны күрә. Нәтиҗәдә, без мондый һәр очракны, җитешсез эш очрагы дип, селектор киңәшмәләрендә тикшерәбез. Әгәр дә терапевт аны исәпкә алып та, ниндидер сәбәпләр аркасында киләсе диспансер тикшерүенә чакырмаган яки вакыты билгеләнгән булып та, пациент үзе табибка бармаган икән (ягъни сигнал билгесен үтәмәгән!), Үзәк бу билгене дә күрә. Нәтиҗәдә, җитешсезлек булуы турында мәгълүмат әлеге терапевт эшләгән медицина оешмасы җитәкчесенә җиткерелә һәм бу эшне башкару кирәклеге хакында кисәтү ясала. Әгәр бу очракта да чаралар күрелми икән, хәл югары торган инстанцияләрдә тикшерелә. Ни генә булса да, пациент тикшерү үтәргә тиеш!

   Йөрәк белән бәйле проблемаларны ачыкларга экспресс-анкеталар да ярдәм итә. Беренче анкеталау чагыштырмача сәламәт кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары хәвефе факторларын ачыклауга юнәлтелгән скрининг эшләнгән  чорда куллануга кертелгән иде. Анкеталау нәтиҗәләре буенча пациентта теге яки бу йөрәк чире башлану хәвефе ачыклана. Икенче анкеталау исә быел гына  куллануга кертелгән: ул инде йөрәк-кан тамырлары чиренә дучар булган һәм диспансер исәптә торучы пациентлар өчен кертелгән. Бу анкета белән участок терапевты гына түгел, ә ФАПларда эшләүче фельдшерлар, шулай ук участок шәфкать туташлары да файдалана ала. Анкета пациентның хәле начарлана башлавының тәүге билгеләрен ачыкларга ярдәм итә. Әйткәндәй, 2015 елдан башлап йөрәк-кан тамырлары чирләрен иртә стадиядә ачыклау максатында республикада 200 меңнән артык кеше скриннинг тикшерүе үткән. Вакытында күрелгән искәртү чаралары 1 сәламәтлек төркеменә керүчеләр өлешен 29 процентка кадәр арттырырга һәм 3 сәламәтлек төркеменә керүчеләр өлешен (инде йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр) –  45 процентка кадәр киметергә ярдәм иткән.

   -Анкета – санлаштырылган. ФАП фельдшеры аның белән үз планшетында файдалана ала. Күпчелек ФАПларда компьютерлар да, интернет та бар,- ди Ирина Николаева.

   Статистика мәгълүматларына күз салсак, без Башкортстан халкының 30 процент халкында диярлек йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыгын белербез. Кардиология үзәгенең регистры буенча – 1,5 миллион кешедә әлеге чирләр теркәлгән. Антилидерлар арасында – югары кан басымы, йөрәкнең ишемик авырулары.

   Ел саен Башкортстанда йөрәк-кан тамырлары авыруы булган 19 меңнән артык кеше махсуслаштырылгани һәм югары технологияле медицина ярдәме ала, шуларның 11 меңнән артыгы – Республика Кардиология үзәгендә дәвалана.

   -2021 елның 9 ае эчендә үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырлары чирләре 14,9 процентка кадәр кими төште,- ди Ирина Николаева.- Әлбәттә, дәүләтебез йөрәк-кан тамырлары авыруларын искәртү юнәлешендә күптөрле чаралар куллана, ләкин барыбер дә күп нәрсәнең авыруның үзеннән торуы хакында онытырга һич ярамый. Мәсәлән, ел саен диспансеризация үтү (коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле туктатылып торган диспансеризация эшләре кабаттан тергезелде һәм аны бүген теләгән кеше үтә ала), тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту, туклану һәм гәүдә авырлыгын коррекцияләү, көн саен 30 минут дәвамында күнекмәләр эшләү инфаркт башлану хәвефен күпкә киметә. Әлегә сездә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үзен сиздермәсә дә, болар хакында онытырга һич ярамый.

                                                    Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас