

Кеше организмы үзенә нәрсә җитмәве хакында белә һәм бу турыда хәбәр итә.
*Гел шоколад ашыйсы килсә, димәк магний җитми. Ул чикләвек, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклыларда күп.
*Майлы ризыкларга тартылсагыз, организмга кальций җитми. Ул брокколи, кузаклылар, сыр, көнҗеттә бар.
*Гел сыр ашыйсы килсә, сезгә фосфор җитми. Алар брокколи, сөт, эремчектә күп.
*Ыслынган ризыклар кызыктырса, организмга май кислотасы кирәк. Ул авокадо, кызыл балык, зәйтүндә бар.
*Әче ризыкларга тартылсагыз, С витамины җитми. Ул лимон, мүк җиләге, киви, бакча җиләге, гөлҗимештә күп.
*Баллы ризыклар ашыйсы килү – глюкоза кирәклектән. Глюкозага хөрмә, бал, йөзем, кукуруз бай.
Фото: pixabay.com