Сәламәтлек
23 ноябрь 2021, 07:36

Кофе һәм чәй эчү инсульттан саклый икән

Бу хакта белә идегезме?

Pixabay.comPixabay.com
Фото:Pixabay.com

Кофе һәм чәй эчү инсульт белән деменция хәвефен киметә, дип белдерә Кытайның Тяньцзинь медицина университеты галимнәре. Аларның тикшеренүләре PLOS Medicine  журналында дөнья күргән.

Әйе, биологлар баш мие эшчәнлеге өчен кофе файдалы, диләр. Алар 365 682 кеше мәгълүматларын тикшергән. Белгечләр  2006 елдан алып 2010 елга кадәр экспериментта катнашырга теләүчеләрне сайлап алган. Ирекмәннәрнең мәгълүматлары 2020 елга кадәр теркәлгән. Тикшеренү башында кытайлар никадәр кофе яисә чәй эчүләрен сөйләгән. 14 ел эчендә 5079 катнашучыда деменция барлыкка килгән, 10 053 кешене инсульт суккан.

Җыелган мәгълүматларны анализлап, галимнәр көненә 2-3 чынаяк кофе яисә 3-5 чынаяк чәй  (я булмаса 6 чынаякка кадәр ике эчемлекне  дә) эчүче  кешеләр инсульт яисә акыл зәгыйфьлегеннән сирәгрәк интегә икән. Аларда инсульт сугуы  32 процентка кимрәк булса, деменция авыруы  барлыкка килүе  хәвефе 28 процентка кимрәк икән.

Ә менә бу эчемлекләрне эчмәүчеләр нәтиҗәләре күпкә начаррак булган. “Кофе һәм чәйне генә яисә ике эчемлекне дә аралаштырып эчүчеләрдә деменция барлыкка килүе һәм инсульт сугуы хәвефе күпкә кимрәк булды”, – диләр  экспертлар, бу эчемлекләрне әлеге авыруларны профилактикалау максатында эчәргә мөмкинлеген  ассызыклап.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас