Сәламәтлек
18 ноябрь 2021, 08:15

Республикага “Спутник Лайт” кайтарылды

Бу хакта прививка ясаткан урында белешергә була.

Республикага “Спутник Лайт” кайтарылдыРеспубликага “Спутник Лайт” кайтарылды
Республикага “Спутник Лайт” кайтарылды

    Башкортстанга 18 600 доза  «Спутник Лайт» вакцинасы кайтарылган. Аның  турында  кайда прививка ясатасыз, шунда сорашып белергә була.

    “Спутник Лайт”  – бер компонентлы вакцина. Ягъни, мәсәлән, икене түгел, ә бер прививка ясарга кирәк. Әгәр элек кеше «Спутник Лайт» прививкасыннан соң вакцинация турында сертификатны шунда ук  ала алса, хәзер QR-код эшли башласын өчен 21 көн көтәргә кирәк.

    Сүз уңаеннан шуны да әйтик, Lancet халыкара медицина журналы Русиянең «Спутник Лайт» вакцинасын нәтиҗәле һәм куркынычсыз дип таныды һәм аны ревакцинация өчен кулланырга тәкъдим итте.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас