Сәламәтлек
15 ноябрь 2021, 08:26

ВИЧ-авырулыларга ниләр яный?

       Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши.

ВИЧ-авырулыларга ниләр яный?ВИЧ-авырулыларга ниләр яный?
ВИЧ-авырулыларга ниләр яный?

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши.

   Соңгы елларда актив рәвештә алып барылган ретровирус терапиясе аркасында СПИД, үлемечле чирләр исемлегеннән төшеп, хроник авырулар исемлегендә урын алды. Шулай да теләсә нинди инфекция эләгү дә мондый чирлеләрөчен зур хәвеф тудыра. Соңгы тикшерүләр шуны күрсәтә: алар йөрәк-кан тамырлары чирләренә аеруча бирешүчән булалар икән.

   Тикшерүләр шуны да дәлилли: ВИЧка ия пациентларда атеросклероз барлыкка килү хәвефе һәр 5 ел саен 20шәр процентка, чирнең авырлыгы 23 процентка кадәр арта бара. Ир-егетләргә аеруча сакланырга кирәк: аларда атеросклероз кебек мәкерле чир 2,5 тапкырга ешрак очрый, ә чирнең авыр формасы 95 процентка кадәр югарырак була.

   Америка галимнәре шулай ук ВИЧ авырулыларда деменция барлыкка килү хәвефе, бу чир белән чирләмәүчеләргә караганда, 58 процентка артыграк һәм ул аларда 10-11 елга иртәрәк башлана дип тә белдергән.

Фото: rkdc.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас