

“Йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрнең, әгәр КОВИД-19 белән чирли калсалар, вафат булу куркынычы сизелерлек арта”,- дип белдерә киңбилгеле JAMA Open журналы.
Америка галимнәре 82,6 мең кеше белән тикшерүләр үткәреп, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулыларда, әгәр алар коронавирус эләктерә калсалар, йөрәк туктап калу куркынычы сизелерлек арта дигән фикергә килгән. Шуңа да алар йөрәк авырулы кешеләргә, әгәр КОВИД-19 билгеләре сизелә калса, тизрәк коронар ангиография (кан тамырларының үткәрүчәнлеген ачу процедурасы) үтәргә һәм табиб билгеләгән дәвалау курсын үтәргә киңәш итә.
Фото: rg.ru