

Умырткалык остеохондрозы – бик күп факторлар аркасында барлыкка килгән авыру. Бу чир вакытында умыртка баганасы дисклары арасы һәм умыртканың башка тукымалары зыян күрә.
Басып торырга өйрәник!
Әгәр озайлы вакыт басып торырга туры килә икән, умыртка баганасына, аеруча бил өлешенә, зур көчергәнеш төшә. Умырткалыкка авырлык килмәсен өчен һәр 10-15 минут саен басып тору рәвешен үзгәртергә киңәш ителә. Мәсәлән, башта – бер, аннан икенче аякка таянып басарга кирәк. Вакыт-вакыт кулларны өскә күтәреп һәм тирән сулыш алып, артка табан бөгелеп алыгыз. Бу күнегүләр арка, җилкә, кулбаш мускулларындагы арыганлыкны киметү өчен мөһим.
Хатын-кызларга еш кына кер үтүкләгәндә яки табак-савыт юганда озаклап басып торырга туры килә. Шул чакта әле бер, әле икенче аякны кечкенә эскәмия яки тәбәнәк тартмага куеп торырга киңәш итәр идем. Гомумән, остеохондроз белән интегүчеләргә керләрне утырып үтүкләү дөрес булыр. Шулай ук, артык иелмәс өчен, үтүкләү өстәлен биегрәк күтәрергә мөмкин.
Өстәл яки кровать астын җыештырган вакытта башта бер тез белән иелергә кирәк. Әгәр идәннән нәрсәдер күтәреп алырга кирәксә, башта чүгәләп утырыгыз яки аякларыгызны бөкләп һәм кулыгыз белән өстәлгә яки идәнгә таянып, иелегез.
Игътибар! Умырткалыкның бил өлешенә артык авырлык китерүдән аеруча сакланыгыз.
Дөрес ята беләсезме?
Күпләр йомшак мендәр өсләрендә изрәп йокларга хыяллана. Ләкин бу кирәкмәс. Шулай ук каты такта өстендә йоклау да файдага түгел. Артык йомшак түшәкләрдә йоклаудан умырткалык үзенең формасын югалта, кәкрәя. Каты такталар өстендә йоклау да умыртка сөякләренең формасын боза. Киңәш шул: рәхәтләнеп уртача катылыктагы постельдә йоклагыз!
Корсакка ятып йоклау да тыелмый, ә шул чакта бил сөяге бөгелмәсен өчен корсак астына кечкенә мендәр салыгыз. Ян-якка ятып йокларга яратучыларга киңәш шул: бер аягыгызны икенчесе өстенә салып, ә кулны баш астына куеп йоклый аласыз.
Авыр әйберләр күтәргәндә сак бул!
Остеохондроз кайчан кузгала, беләсезме? Еш кына ул үзен авыр әйбер күтәргәндә яки күчергәндә сиздерә. Монда да кайсыбер кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, кинәт авыр күтәрү катгый тыела. Авыр йөкне ерак арага бер кулда күтәреп барудан сакланыгыз. Иң яхшысы, аны ике кулга тигез бүлеп күтәрегез. Авыр күтәргән вакытта бөгелүдән сакланыгыз.
*15 кг.нан авыррак нәрсәләрне күтәрү киңәш ителми. Аны тәгәрмәчле сумка яки кечкенә арбада йөртү хәерлерәк булыр.
*Әгәр ниндидер бик авыр йөк күтәрергә туры килә икән, башта билегезгә киң билбау буыгыз һәм иелә төшегез, аннан соң гына йөкне күтәрегез. Шул ук вакытта аркагыз туры булсын, башыгызны тигез тотыгыз. Йөкне ике куллап әкрен генә күтәрегез. Арканы бөгәргә ярамый!
Мин, табиб буларак, “Өмет” гәзите укучыларына болай дип әйтер идем: гимнастика, физик күнегүләр, җәяү йөрү һәркайсыгызның көндәлек тормышында даими урын алсын. Шул чакта гына сез һәрвакыт шат кәефтә, сәламәт һәм уңышлы булырсыз, тулыканлы тормыш белән рәхәтләнеп яшәрсез!
Рөстәм Яппаров,
медицина фәннәре кандидаты, БР саулык саклау отличнигы, югары категорияле табиб-невролог.