

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларның дәүләт дәваханәләреннән күпләп эштән китүләре хакында белдерде. Республикада яшь белгечләрне җәлеп итү өчен, авыл җирлегендә эшләүче табибларга һәм фельдшерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне арттырырга мөмкиннәр.
Башкортстанда 2021 елның җиде аенда табиблар агымын игълан иттеләр. Бу турыда вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә барышында хәбәр итте. Министрлык быел медицина уку йортларын тәмамлаган 500 ләп яшь белгеч эшкә килер дип өметләнгән иде. Чөнки агымдагы елның җиде аенда гына да 458 белгеч эштән киткән. Соңгы ике айда эштән китүчеләр саны тагын да арта төшкән. 2021 елның беренче яртысында Башкортстан медицина оешмаларында 10 мең кешегә 36 медицина хезмәткәре туры килгән. “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә кадрлар саны 10 мең кешегә 90 га тиң булган. Белгечләр белән иң яхшы тәэмин ителгән медицина учреждениеләре Дуван, Краснокама, Салават, Архангель, Бүздәк районнарында урнашкан. Хәйбулла, Иглин, Белокатай, Дәүләкән, Баймак районнарында медицина персоналының җитешмәве нык сиздерә, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Яшь белгечләрне Башкортстанның сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү өчен, 2022 елдан “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары буенча медицина белгечләренә бер тапкыр бирелгән түләүләрнең суммасы артырга мөмкин. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Финанс һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларына түләүләр күләмен 1,5 миллион сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карарга кушты. “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары Башкортстанда 2012 елдан алып тормышка ашырыла. Программалар нигезендә, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре 50 яшькә кадәр булган медицина хезмәткәрләренә халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләргә яки авылларга эшкә күченгәндә бирелә. 2018 елдан башлап, түләү күләме табиблар өчен – 1 миллион, фельдшерлар өчен 500 мең сум тәшкил итә. Программа кысаларында Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә вакансияләр исемлеген раслый. 2012 елдан алып 2092 белгеч бу программалар буенча түләүләр алган. Шуларның 1825 е – табиб, 267 се– фельдшер. Әмма аларның да кайберләре эштән китә, яшь аналар бала ялында утыра. Шулай итеп янә эшләргә табиблар һәм фельдшерлар җитешми башлый.
– Рәсми статистика буенча, 2020 елда республикада төрле сәбәпләр аркасында эштән киткән табиблар белән эшкә алынганнар арасындагы аерма 367 кеше иде. 2021 елның беренче яртысында 458 гә җитте. Ни кызганыч, бу аерма арта гына бара. Эштән китүчеләрнең 71 проценты эшнең көннән-көн арта баруына зарлана, 64 проценты отчет документларының зур күләменнән канәгать түгел, 49 проценты артык ару һәм пандемия чорында кичергән стрессны атый. Табиблар һәм пациентлар арасындагы киеренкелек тә күпләрне борчый. Табиблар җитешмәү аркасында авырып килүчеләр чиратларда озак вакыт сарыф итәләр. Нәтиҗәдә алар ачуларын медицина хезмәткәрләренә чыгара башлый. Аларның ни гаебе бар? Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар бүген болай да бик тыгыз режимда эшли. Медицина хезмәткәрләренең 67 проценты 1,5 һәм аннан да күбрәк ставкага эшләргә мәҗбүр”, – ди республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе профсоюз рәисе Равил Хәлфин.
Мәсәлән, Стәрлетамак шәһәрендә дә табиблар белән тәэмин ителү 55 процент кына. Булган табиблар булмаганнары өчен дә эшләргә тиеш була. Димәк, кимендә, 1,9 ставкага эшләргә тиеш булып чыгалар. Кайбер дәваханәләрдә 2,6 ставкага эшлиләр, тәүлек әйләнәсенә эшләүче стационарларда 1 смена 32 сәгатькә дә сузылып китә. Беренчел ярдәм звеносында эшләүче табиблар 2, хәтта 3 участокта кабул итә. Шуңа күрә дә тәҗрибәле табиблар шәхси клиникаларга эшкә күчә. Анда хезмәт хакы да югарырак, иң мөһиме – эш вакыты да азрак, эшләү графигы да җайлырак.
Ни өчен “Земский доктор” программасы белән дә яшь белгечләрне авылда калдырып булмый соң? Программа нәтиҗәләре кәгазьдә һәм статистика мәгълүматлары буенча бик матур күренә, әлбәттә. Чынында хәлләр башкачарак. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, 2012 елда программа нигезендә авылларга 25 мең медицина хезмәткәре эшкә кайткан. Ләкин 5 ел эшләү белән аларның 47 проценты күченеп киткән. Башкортстанда бу вакыт аралыгында 1432 белгеч эшләгән. Республика министрлыгыннан белдерүләренчә, шуларның 232се тиешле 5 елын тутыру белән күченеп киткән, ә 134е төрле сәбәпләр аркасында килешүне бөтенләй туктаткан. Төп сәбәпләр итеп яшәү һәм эшләү уңайлыклары булмау күрсәтелә.
Санитарлар җитмәүгә дә бер мисал китереп үтәсем килә. 30 октябрьдә бер укытучы әнисен Ишембай дәваханәсенә алып баруын һәм анда күргәннәрен Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битенә салган. “Миңа тәүлек әйләнәсенә әнине карарга кирәклеген, аны хезмәтләндерер өчен санитарлар бөтенләй юклыгын белдерделәр. Минем әнием үзе медицина тармагында 40 ел эшләп хаклы ялга киткән кеше бит”, – дип язган ул.
Республиканың сәла-мәтлек саклау хезмәт-кәрләренең “Действие” дип исемләнгән бәйсез профсоюз координаторы Антон Орлов бу хәлгә үз аңлатмасын бирә.
– Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында кече медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрергә кирәк иде. Аларга хезмәт хакы түләмәс өчен баш табиблар санитарларны идән юучы вазифасына күчерделәр. 2016 елда республика медицина оешмаларында 12 мең 406 кече медицина хезмәткәре эшли иде. Бүгенге көндә аларның саны 134 кә калдырылды.
– 11 ноябрьдә Уфаның мәшгульлек үзәге чираттагы эш бирү ярминкәсе уздырды. Үзәк мәгълүматлары буенча хезмәт базарында иң күбе табиблар, урта медицина хезмәткәрләре, фельдшерлар һәм санитарлар җитешми. 19 сентябрьдә медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча махсус эш бирү ярминкәсе уздырылган иде инде. Әмма файдасы бик сизелми. Бүгенге көндә 1400 ләп табиб һәм 1 меңгә якын шәфкать туташы кирәк.
8 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмә барышында барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Көндәлек мәшәкатьләр белән без табибларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә дә онытып китәбез. Алар пандемия башланганнан алып, ел ярым дәвамында иң алгы сызыкта, иң авыр хезмәтне башкаралар, аларның хезмәтен аз гына булса да җиңеләйтер өчен барысын да эшләргә кирәк. Алдынгыларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итмәкчебез. Аларны Яңа ел бәйрәме алдыннан ук бүләкләргә кирәк. Медицина хезмәткәрләре безнең сәламәтлекне кайгыртып үзләре вирус йоктырып авырдылар. Кызганычка каршы, 33 хезмәткәрне явыз вирус мәңгелеккә алып китте”, – диде төбәк җитәкчесе.
Табиблар һәм гомумән медицина тармагының барлык хезмәткәрләре олы хөрмәткә һәм мактауга лаек. Дәүләт бүләкләре дә бер дә артык булмас. Тик шунысын истән чыгармыйк, дәүләт бүләкләре санаулы кешеләргә генә бирелә бит. Шуңа күрә дә аларны дәүләт медицина оешмаларында күрергә теләсәк, матди хәлләрен һәм эш шартларын яхшырту турында да ныклы уйланырга кирәк. Ә моның өчен ил күләмендә кабул ителгән төпле закон кирәк. Бу закон медицина хезмәткәрләре, аларның профсоюзлары белән берлектә эшләнгәндә генә яхшы закон булачак.
8 ноябрьдә Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова 15 декабрьгә кадәр барлык регионнарга үз төбәкләрендә күпме һәм нинди табиблар җитешмәве хакында белешмә төзеп җибәрергә күсәтмә бирде. Ул шулай ук “Земский доктор”, “Земский фельдшер” һәм “Вуз-регион” дип исемләнгән махсус программаларның ничек эшләве, шулай ук аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр җибәрүне дә сорады, җыелган мәгълүматлар буенча югары һәм махсус урта медицина уку йортларында бюджет урыннарын арттыру да каралачак диде.
Табибларның җитешмәве һәм аларның санын арттыру кирәклеге Владимир Путинның 2012 елдагы май указлары белән билгеләнгән. “Сәламәтлек” милли проектында да ачыктан-ачык әйтелгән иде бит инде. Соңрак чит илдә яшәгән элеккеге Советлар Союзы гражданнарын эшкә чакырырга кирәк дигән тәкъдимнәр булды. Үзебездә җитешмәгән һөнәрләр буенча эшкә килүчеләргә гадиләштерелгән рәвештә Русия гражданлыгы бирү турында карар 2015 елда кабул ителде. Хезмәт министрлыгы әзерләгән исемлеккә табиб һөнәре дә кертелгән иде. 2019 елда әлеге исемлекне медицина белгечлекләре буенча киңәйттеләр. Яңартылган исемлеккә табиблар гына түгел, “Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары да, шәфкать туташлары да керде. Әмма зур булмаган хезмәт хакына авыр һәм хәвефле хезмәтне үтәргә теләүчеләр бармак белән санарлык кына булды. Һәм бу аңлашыла да, чит илләрдә укытучы белән табиб иң югары хезмәт хакы алучылар булып тора. Шулай булгач, ник алар безгә эшкә килсен. Димәк, үзебезнең табибларга хезмәт хакын арттырып, эш шартларын яхшыртырга кала. Моның белән барысы да килешә, әмма боз урыныннан кузгалмый. Ни өчен шулай?
Фото:mk.ru