Сәламәтлек
12 ноябрь 2021, 06:55

Өнсез эпидемия...

     Үзендә остеопороз авыруы барлыгын күпләр сөяк сынганнан      соң гына белә

Өнсез эпидемия...Өнсез эпидемия...
Өнсез эпидемия...

     Үзендә остеопороз авыруы барлыгын күпләр сөяк сынганнан

     соң гына белә

   Бүген “Өмет”тә кунакта – медицина фәннәре кандидаты, 21нче санлы шәһәр клиник дәваханәсенең югары категорияле травматолог-ортопеды, Шәһәр остепорозны диагностикалау, дәвалау һәм искәртү үзәге җитәкчесе (бу үзәкне ачу өчен бар тырышлыгын салган кеше), Остеопороз буенча Русия ассоциациясе президиумы әгъзасы, БРның атказанган табибы Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов. Ул зур теләк белән бар укучыларыбызны  кызыксындырган сорауларга җавап бирә.

   -Радик Зөфәр улы, әңгәмәбезне “нәрсә ул остеопороз?” дигән сораудан башлыйк әле.  

   - Аның грек теленнән туры тәрҗемәсе “тиз ватылучан сөяк” дигәнне аңлата һәм ул скелетның киң таралган  хроник чире булып тора.   Аның аркасында организмда сөяк массасы кими һәм сөяк тукымаларының структурасы бозыла. Шул вакытта сөякләр үзенең ныклыгын югалта, зәгыйфьләнә, бу исә сөяк сынуларга китерә. Бу проблема кешенең яше барган саен зуррак куркыныч белән яный.

   -Остеопорозга нинди раса һәм милләт кешеләре ныграк бирешә?

   -Күпсанлы тикшерүләр шуны күрсәтә: бер генә раса, бер генә милләт һәм бер генә ил дә остеопороздан котыла алмый. Соңгы мәгълүматларга караганда, АКШ, Европа илләре һәм Япониядә, шул исәптән Русиядә дә, 80 миллионлап кеше бу авыруга дучар. Безнең илдә остеопороз иң мөһим социаль мәгънәгә ия булган чирләр исәбендә. Кызганычка каршы, чирлеләр саны елдан-ел арта бара. Статистика мәгълүматларына күз салсак, Русиядә 50 яшьтән арткан һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат остеопороздан иза чигүен күрербез.

   -Киң таралган авыру булгач, аны дәвалауга акчалар да күп бүленә торгандыр?

   -Русиядә остеопорозны һәм аның аркасында теркәлгән сөяк сынуларны дәвалау максатына бүленгән акча елына 40 миллиард сумнан артып китә. Шул ук вакытта остеопорозның үзен дәвалауга шул сумманың 7 проценты гына китә, ә калганы – чир аркасында булган сөяк сынуларны дәвалау өчен тотыла. Димәк, остеопорозны дәвалау илебез сәламәтлек саклау өлкәсенә инсульт һәм инфаркт кебек чирләрне дәвалауга караганда да кыйммәтрәккә төшә. Җитмәсә, бот сөяге муентыгы травмалары, кагыйдә буларак, кешене дәваханәгә ятарга мәҗбүр итә, инвалидлыкка китерә.

   -Остеопорозны иң киң таралган чирләр арасында дидек. Ул ничәнче урынны били?

   -Йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш һәм шикәр диабетыннан кала, дүртенче урында. Русиядә аннан 16 миллион кеше иза чигә, ә бу илнең 10 проценттан артык халкы дигән сүз! Тагын да 24 миллион кешегә остеопения диагнозы (чирнең башлангыч чоры) куелганын исәпкә алсак, хәвеф зонасы тагын да киңәя төшә.

   Остеопороз буенча Русия ассоцияциясе исәбе буенча, Русиядә халыкның гомум картая баруы фонында, 2050 елга остеопорозга дучар булучылар саны 22 миллионга, остеопения диагнозы куелганнар саны 28 миллионга җитәр дип фаразлана.

   Тагын да бер шаккатырлык факт: ел саен Русиядә 650 мең кешенең аяк яки кулы сына. Шуның һәр меңенең 13е – 50 яшьтән өлкәннәр. Экспертлар биргән мәгълүматларга караганда, Русиядә һәр минут саен 7 умырткалык сөяге сыну, һәр 5 минут саен бот сөяге муентыгы сыну очрагы теркәлеп тора.

   -КОВИД-19 , кызганычка каршы, тормышыбызда ныклы урын алды.  Аның нәтиҗәсе нинди булыр икән?

   -Белгечләр әйтүенчә, коронавирус аркасында килеп туган бу эпидемиологик хәлләр тагын да зуррак хәвефләргә китерергә мөмкин. Бүген 65 яшьтән өлкәннәр коронавирус инфекциясе буенча хәвеф төркеменә керә һәм хөкүмәт карары белән алар үзизоляция режимын сакларга бурычлы. Димәк, алар үзләре яшәгән урыннан ерак китә алмый дигән сүз. Ә бит күбрәк хәрәкәт итү остеопорозны искәртү өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора.

   -Әгәр сөяк сыну очрагы булса, ни вакыт эчендә табибка барып өлгерергә кирәк?

   -Бүген өлкән яшьтәгеләр арасындагы травматологиянең 38 процентын – бот сөяге сынулары алып тора. Шул ук вакытта, мондый сынулардан, беренче ел эчендә, 46 мең чамасы кеше вафат була. Шуңа да белгечләр: “Сынганнан алып, кискәнгә кадәр тәүге 48 сәгать эчендә  операция ясау кирәк”,- дигән фикердә. Бу вакыт – “алтын стандарт” дип исәпләнә.

   -Радик Зөфәр улы, сөяк сынулардан тыш, остеопороз тагын нинди бәлаләр белән яный?

   -Аннан бөтен организм зур зыян күрә – тешләр коела, яңак-бит сөякләре “утыра”, буй кыскара һәм, әлбәттә инде, кул-аяклар, умырткалык, бот сөякләре сына. Дөнья медицинасы статистикасы ел саен 1,5 мең сөяк сыну очрагын терки. Димәк, проблема зур һәм медицина җәмәгатьчелеге 20 октябрьне юкка гына Остеопороз белән көрәш көне итеп билгели башламаган.

   -Сөякләр ничә яшьтән соң бирешә башлый?

   -Туганнан алып якынча 30 яшькә кадәр сөякләр тозлар белән тукландырылып, ныклык туплый. Ә инде өлкәнәя барганда кан йөреше начараю һ.б. факторлар тәэсире белән адәм баласы сөяк массасын югалта башлый. Тәү карашка гына сөяк тукымалары бернинди дә үзгәрешләргә бирешми кебек тоела, ә чынлыкта ул даими рәвештә яңарып тора һәм һәр 10 ел саен иске сөяк тукымалары юылып-юкка чыгып (бу резорбция дип атала), яңасы белән алыштырыла. Балаларда һәм үсмерләрдә яңа сөяк тукымалары барлыкка килү резорбциягә караганда тизрәк бара һәм аның тыгызлыгы арта гына. 18 яшьләргә ул үзенең максимумына җитә. Аннан тәңгәллек барлыкка килә – ике процесс бер тизлектә бара. Якынча 40 яшьләрдә сөякләрнең юкаруы башлана һәм резорбция процессы әкренләп җиңә.

   Нормада организмда даими рәвештә сөяк тукымаларының яңаруы бара –ягъни искеләре юкка чыга, ә яңалары барлыкка килүен дәвам итә. Ләкин кешенең яше барган саен, яңару да акрыная шул: мәсәлән, әгәр ул балаларда елына 50 процент тәшкил итсә, өлкәннәрдә нибары 5 процент чамасы гына. 30 яшьтән соң сөякләрнең җимерелүе, аларның яңасы белән алыштырылуына караганда, тизрәк бара башлый. Моннан тыш, якынча 35 яшьтән соң сөякләрдән кальций юылуы, аның сөяк тукымаларында туплануына караганда, ныграк күзәтелә башлый. Яшь барган саен сөякләр дә юкара, алар ныклыгын һәм сыгылмалылыгын югалта.

   Әгәр сөякләрдә кальций запасы җитәрлек күләмдә булмаса, организмда остеопороз авыруы башлану ихтималы арта. Кальцийдан тыш, бу чирне искәртү өчен шулай ук магний һәм D витамины да кирәк. Туклану рационында кальций һәм фосфор да булсын. Шуңа да бу чирне искәртүдә төп ярдәмчеләр булып дөрес туклану һәм физик көчергәнешләр дә тора диелә.

   -Остеопороз чире хатын-кызларга, ир-арлар белән чагыштырганда, ныграк яный диләр. Моның сәбәбе нидә икән?

   -Бу шулай. Гүзәл затларда ул ешрак очрый: алар өлешенә бу чирнең 80 проценты (!) туры килә. 60 яшьтән узган хатын-кызның һәр дүртенчесе остеопороздан интегә, ә ирләр аның белән дүрт таркырга азрак чирли. Эш шунда – яшь барган саен хатын-кызлар сөяк тукымасындагы иң мөһим “протекторларның” берсе – эстрогеннардан мәхрүм була бара. Менопаузага аяк басканнан соң резорбция аларда көчәя генә.

   Климакс чорында аларда сөяк тукымасын югалту тизләшә һәм кальцийны үзләштерү һәм яңа сөяк яралу акрыная.

   Әгәр дә кеше бер ел дәвамында хәрәкәтсез булса, бу вакыт эчендә скелет үзенең ныклыгын 50 процентка (!) кадәр югалта. Чөнки, хәрәкәт – ул сөякләрнең ныклыгын билгеләүче фактор. Нәкъ менә физик көчергәнеш җитешмәү аркасында безнең чорда торган саен күбрәк кешеләргә остеопороз диагнозы куела. Табигатьтә бар да акылга нигезләнгән – әгәр нинди дә булса орган яки система озак вакыт файдаланылмый икән, димәк, алар кирәкми дип исәпләнә һәм организмда аларның үз-үзен юк итү программасы кабызыла. Әгәр дә сөяк яки скелетка физик көчергәнеш бирелмәсә, сөяк тукымасы үзенә хас сыйфатларны югалта.

   Шулай ук шикәр диабеты, калкансыман биз, хроник бөер һәм бавыр, эчәк авырулары да стеопороз башлануга сәбәпче булырга мөмкин.

   -Остеопорозны – “билгеләрсез эпидемия” дип атыйлар. Бу нилектән шулай?

   -“Өнсез эпидемия” дип тә атыйлар аны. Чөнки тәүге 10-15 елда ул үзен сиздерми. Күпләр үзендә остеопороз авыруы барышы хакында тик сөяк сынганнан соң  гына белә. Дөрес, бу чир вакытында арка яки бил авыртырга мөмкин, ләкин күпләр аны арыганга япсарып, вакытында тиешле игътибар бирми. Шулай ук бөкрәеп йөрү, төнлә аякларны көзән җыеру, тиз ару, пародонтоз, тырнаклар зәгыйфьләнү, иртә чәч агару һ.б. билгеләр дә кешене сискәндерергә тиеш.

   -Гәзит укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?

   - Туклану рационына игътибарлы булыгыз: составында кальций күп булган сөт ризыклары, йомырка һәм ит, фасоль һ.б. ризыклар өстәл түрендә урын алсын. Үзегезне саклагыз, әгәр остеопороз диагнозы куелды икән, үз тормышыгызны уңайлы һәм хәвефсез итү чараларын күрегез. Үкчәле аяк киеменнән баш тартыгыз, уңайлысын кияргә тырышыгыз. Һәм, әлбәттә, белгечләргә даими күренеп, алар киңәшенә колак салып яшәгез. Сәламәт булыгыз!

                                                     Гөлара Арсланова.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас