Сәламәтлек
11 ноябрь 2021, 10:07

Альцгеймер авырулы пациентларга ярдәм итү чарасын тапканнар

Нинди ысул ул?

Melanie Pongratz / UnsplashMelanie Pongratz / Unsplash
Фото:Melanie Pongratz / Unsplash

Канада тикшеренүчеләре фикеренчә,  күңелгә якын музыка тыңлау  Альцгеймер чиренең башлангыч мәлендә баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Белгечләр мәкаләсе Journal of Alzheimer's Disease басмасында дөнья күргән. Галимнәр экспериментында 14 кеше – 6 музыкант һәм 8 гади кеше катнашкан. Өч атна двәамында аларның һәрберсе  1 сәгать дәвамында тикшерүчеләр төзегән махсус плейлист тыңлаган. Бу 3 атналык чорга кадәр һәм аннан соң экспериментта катнашучыларга МРТ үткәргәннәр. МРТ вакытында алар яхшы таныш һәм стиле буенча шуңа охшаш музыка тыңлаганнар. Галимнәр билгеләвенчә, сынауда катнашучы музыкантлар һәм гади кешеләрнең баш мие эшчәнлеге төрлечә үзгәргән.

Альцгеймер чире – гадәттә 50 яшьтән өлкәннәрдә  барлыкка килүче баш мие авыруы. Аның билгеләре: интеллект түбәнәю, хәтер начараю.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас