Сәламәтлек
9 ноябрь 2021, 05:55

Цикорийның файдасы нидә?

Бу эчемлекне күпләр ярата.

about-tea.ruabout-tea.ru
Фото:about-tea.ru

Табиб-диетолог Ирина Рыль  даими рәвештә цикорий куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерергә һәм эчәклек халәтен яхшыртырга булыша, ди.

“Цикорийның ярдәме шиксез. Аның составында җитәрлек дәрәҗәдә А, Е, В1, В2, В3, С, РР витаминнары, шулай ук калий, магний бар.  Эчәклек микрофолорасы өен бик тә файдалы инулин д аның составында күп күләмдә бар”,  – диде ул.

Белгеч сүзләренчә,  цикорийны антибиотик белән берьюлы кулланырга кирәкми. Чөнки ул препаратның тәэсирен киметергә мөмкин. Моннан тыш, цикорийны даими куллануга кан тамырлары авырулары каршылык булып тора.

Безнең рационга чагыштырмача күптән түгенл генә килеп кергән бу эчемлек цикорий дип аталган чүп үләненнән, дөресрәге, аның тамырыннан,  ясала. Кыздырылган һәм  вакланган цикорий тамырыннан төсе һәм тәме белән кофега охшаш эчемлек килеп чыга. Имеш тә, 1800 елларда  Франциядә кофе бөртекләренә кытлык килеп тугач, аны кофега алмаш буларак кулланганнар.

Чыганак: lenta.ru

hak3.ruhak3.ru
Фото:hak3.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас