

Тик бер кечкенә генә хәйләсе бар икән: максималь файда өчен аларны пешерергә, суытырга, аннары җылытырга, янә суытырга һәм шуннан соң гына ашарга кирәк.
Ни өчен нәкъ шулай эшләргә кирәк соң дигән сорау туа әйеме? Чөнки ике тапкыр суытылганнан соң бәрәңгедә тотрыклы крахмал – пребиотик барлыкка килә.
Тотрыклы крахмал, ашказаны согында тулысынча эремичә, калын эчәклеккә барып җитү сәләтенә ия. Һәм эчәкләрдәге файдалы бактерияләр өчен туклану продукты була.
Нәтиҗәдә кандагы шикәр һәм ачыгу контрольдә тотыла, тире чистара. Тотрыклы крахмал инсулинга сизгерлекне арттырырга, шул рәвешле, диабет куркынычын киметергә ярдәм итә: шуңа күрә кичә пешкән бәрәңге – бик файдалы ризык!
Фото чыганагы: topkin.ru