Сәламәтлек
8 Ноября 2021, 10:29

Балаларга ярдәмгә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләргә пост куйды:

Балаларга ярдәмгәБалаларга ярдәмгә
Балаларга ярдәмгә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләргә пост куйды.

   “Яман шеш авырулары белән балалар чирләгәндә һәрвакыт коточкыч гаделсезлек тоясың. Безнең республикада ел саен табиблар 17 яшькә кадәрге 130лап балага бу диагнозны куя. Диспансер күзәтүендә бездә әле 850дән артык бала тора. Шуңа да, башлык постына килү белән мин республикабызга балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге кирәк дип исәпләдем.

   Без, әлбәттә, пациентларны консультациягә һәм операциягә Мәскәүгә дә җибәрә алабыз, ләкин өйдә стеналар да терелергә ярдәм итә диләр бит әле. Ниһаять, без мондый онкоүзәкнең тулы проектын эшләдек, федераль үзәктән дә акчалар бүленүгә ирештек һәм бар процедураларны үтеп, мәйданга чыктык.

   Үзебезнең балалар онкология һәм гематология үзәген төзиячәкбез. РБКДнә якын урнашачак үзәк, проектка ярашлы, 7 катлы, ә аның гомум мәйданы 17,762 мең кв.м. булачак. Мин бу үзәк безнең балаларга һәм әти-әниләренә сизелерлек ярдәм итәр дип ышанам”,- диелә анда.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас