

Организмда холестерин дәрәҗәсен җайга салыр өчен кунжут орлыкларын ашарга мөмкин, әмма көн саен түгел, ди нутрициолог Анна Дробышева.
Диетолог сүзләре буенча, кунжут орлыклары холестерин дәрәҗәсен киметер, шулай ук органимзда майлар алмашынуын нормальләштерер өчен файдалы. Бу орлыкларда тимер, цинк, магний, фосфор һәм клетчатка бар. Ә аның составындагы кальций сөткә караганда 7 тапкырга күбрәк.
“Кунжутны көн саен ашарга ярамый, чөнки аның составында кан оешуын арттыра торган матдәләр бар”, – ди белгеч, бу арзан ризыкның үзлеген искә алып.
Диетолог бу орлыкларны 1 аш кашыгы күләмендә атнага берничә тапкыр рационга кертергә тәкъдим итте. Кунжут организмны антиоксидантлар һәм фитоэстрогеннар белән баета.
Чыганак: lenta.ru