Сәламәтлек
7 ноябрь 2021, 13:55

Гастрит булганда булыша, ди

Ансыз кеше сирәктер ул...

legkovmeste.rulegkovmeste.ru
Фото:legkovmeste.ru

Диетолог Татьяна Иванникова фикеренчә, гастрит һәм ашказаны җәрәхәтеннән җәфаланучыларга капкалау рәвешендә кесәл  файдалы.

Ул шулай ук аның туклылыгын һәм калориялелеген дә билгели. Диетолог сүзләренчә, кесәл эчәклек микрофлорасына яхшы йогынты ясый, чөнки патоген флора күләмен кыскарта һәм файдалы бактерияләр үсешен арттыра. Шуңа да Татьяна Иванникова  иртәнге, төшке һәм кичке аш арасында кесәл эчәргә киңәш итә.

“Кесәлдәге крахмал кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә булыша, ә бу исә атеросклероз, йөрәк һәм кан тамырлары  авырулары хәвефен киметә. Бу эчемлек майларның сеңүен дә киметә, шуңа канга аз холестерин эләгә”, – дип аңлата Татьяна Иванникова.  

Әмма кайсыбер кешеләргә кесәлнең зыянлы булуы да бар дип кисәтә диетолог. Ул углеводларга бай, шуңа шикәр диабетыннан интегүчеләргә бу эчемлекне саклык белән кулланырга киңәш ителә.  

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас