Сәламәтлек
3 ноябрь 2021, 05:50

Азрак яши башлаганбыз

Кызганыч...

UfaTime.ruUfaTime.ru
Фото:UfaTime.ru

Республика хөкүмәте “Башкортстан  республикасының сәламәтлек саклау системасы үсеше” дәүләт программасына  үзгәрешләр кертте. Документка ярашлы, властьлар кеше гомере озынлыгы буенча көтелгән планканы киметкән.

Моңа кадәр экспертлар 2021 ел ахырына 70,96 яшь күрсәткеченә ирешергә планлаштырган булсалар, дәүләт программасының яңа редакциясендә бу яшьне 69ка кадәр киметкәннәр. Бәлки, монда коронавирус та үз ролен уйнагандыр.

Белгечләр фаразлары буенча, 2022 елда республикада кеше гомере озынлыгы 69,83 яшь тәшкил итәчәк. 2023тә  бу яшь – 72,06, 2024тә – 72,64, 2025тә – 73,69, 2026да 74,44 яшь  булачак.

Чыганак: UfaTime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас