

Составында шикәр булган ризыклар һич тә кәефне күтәрми, киресенчә, тагын да бозарга мөмкин диючеләр дә бар...
Әлегә кадәр без шикәрне хәл кертү, кәефләрне күтәреп җибәрү өчен ашыйбыз дип үзебезне ышандыра килдек. Ләкин Русия Президентының эшләр белән идарә итү үзәк клиник дәваханәсе табиб-эндокринологы Егана Королева әйтүенчә, моның нәкъ киресен көтәргә кирәк икән.
-Шикәр эндорфиннарның кинәт үсүенә китерә, ләкин бу озакка бармый, алар никадәр тиз үссә, шулай ук тиз түбәнәя дә,- дип аңлата моны белгеч.
Эш шунда икән: шәкәр молекулалары организмнан магнийны куып чыгара. Менә шуннан соң инде кеше үзен тагын да начаррак хис итә башлый. Табиб әйтүенчә, магний төрле стресслар вакытында күпләп әрәм була, ә бит ул яхшы йокы һәм нерв системасын нормаль халәттә тоту өчен бик тә кирәк.
Эндокринолог әйтүенчә, кеше организмы өчен тәүлегенә 25 граммнан артык шикәр куллану (бу – 6 чәй кашыгы) һич тә файдага түгел.
Фото: bikeandme.com.ua