Сәламәтлек
28 октябрь 2021, 07:21

Күз тимәсен!

Әмма иркен суларга иртә әле...

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Башкортстан һәм Чукотка – коронавирус белән  авыручылар саны артмаган бердәнбер төбәкләр. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдерде. Аның сүзләренчә, калган 83 төбәктә вирус йоктыру очраклары даими артып тора.

–Без чыннан да  хәлнең тотрыклануын күзәтәбез. Шартлы рәвештә платога  (чирләүнең иң югары ноктасына җиткәннән соңгы чор) чыктык дип әйтә алабыз. Әлбәттә, бу хакта горурланып сөйлисе килми, чөнки иртәгә нәрсә буласын беркем белми. Әмма саннар әлегә шул хакта сөйли.  Соңгы берничә көндә тәүлеклек вирус йоктыру очраклары 670тән артканы юк. Җиңү турында сөйләргә һәм тынычланырга иртә әле. Бездә авырулар өчен 7 мең койка-урын җәелдерелгән һәм 8 меңнән артык кеше өйләрендә амбулатор дәвалана. Ситуацияне начар якка үзгәртмәүнең бердәнбер юлы – вакцина ясату, санитар таләпләрне үтәү һәм 1 атналык ял көннәрендә башлыча өйдә утыру, – ди сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Күрсәткечләрдән күренүенчә, соңгы атналарда игълан ителгән чикләү чаралары үз нәтиҗәләрен бирде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас