Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 октябрь 2021, 10:54

Авыруның җитдилеген аңлап җиткермибез

Меңәрләп кеше үлгәндә дә вируска җиңел караучылар бар.

Авыруның җитдилеген аңлап җиткермибез
Авыруның җитдилеген аңлап җиткермибез

Ике елга якын яман вирус белән яшәүгә карамастан аңың җитдилеген аңлап бетермәгән кешеләр бар әле. Кайберәүләр берәр якын кешесен югалткач кына уйлана башлый. Ул вакытта да әле ул тизрәк вакцина ясату турында уйланмый, вирус аны урап узар дигән ышаныч белән яши бирә. Әмма яман вирус кеше араламый, кайда да сагалап тора. Авырудан исән калган очракта да аның нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен бу чирне үзе үткәргән кешеләр генә тулысынча аңлый. Мин үзем, ике ай дәвамында авырган кеше буларак, вирусның авыр нәтиҗәләрен әле булса сизәм, төрле анализлар бирү һәм табибларга күренү дәвам итә. Бер ел эчендә ике тапкыр вирус йоктыручылар булуы тагын да зуррак хәвеф тудыра. Шуңа күрә дә минем өчен прививка ясату мәсьәләсе артык икеләнү һәм шикләнүләрсез үтте. КовиВак вакцинасын ясатып бик җиңел үткәрдем. Сезне дә прививка ясатырга чакырам. Үзегезне дә, якыннарыгызны да хәвеф астына куймагыз, дуслар. Яман вирус миңа тимиячәк дип йөрү иң зур хаталану. Соң булып куймасын...

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: