Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 октябрь 2021, 11:20

Ничек көрәшергә?

Йод дефициты - мәкерле авыру.

vkusnaja-zhisn.ru
Фото:vkusnaja-zhisn.ru

Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була.

Даими арыганлык, еш салкын тию, тырнакларның сынучанлыгы һәм тарактагы чәчләр. Мөгаен, күпчелек кеше шунда ук бу – авитаминоз, дип уйлар. Барлык билгеләр дә күз алдында бит. Әмма организмга йод җитмәгәндә дә нәкъ шундый ук билгеләр булырга мөмкин.

Йод дефициты сәламәтлек өчен бик куркыныч, чөнки калкансыман биздә йод ярдәмендә эшләнә торган гормоннар кеше организмының барлык органнарына һәм системаларына йогынты ясый.

Үсеп килүче организм өчен йод җитмәү аеруча куркыныч. Ул өч яшькә кадәрге сабыйларның психик үсешендә тоткарлыклар китереп чыгарырга мөмкин, ә өлкәнрәк балалар үсештә артта кала, гәүдә авырлыгы арта һәм еш авырый.

Иң күп йод безгә азык белән керә. Аның җитмәве гормоннар синтезы бозылуга китерә.

Мондый хәлдә нишләргә соң?

Чыгу юлы бер - йод дефицитын профилактикалау. Моның өчен сезгә үзегезнең көндәлек менюны карап чыгарга кирәк. Азык-төлек арасында йодка иң бае – диңгез ризыклары. Алар сезнең туклану рационының алыштыргысыз өлеше булырга тиеш. Атнага 2-3 тапкыр диңгез балыгыннан пешерелгән ризыклар кулланыгыз. Минтай балыгыннан әзерләнгән 80 граммлы 1 порция ризык организмда тәүлеклек йод нормасын тәэмин итә ала. Диңгез кәбестәсе шулай ук йод дефициты вакытында алыштыргысыз ризык булып санала. Тәүлегенә 200 грамм шундый су үсемлекләре  куллану сезнең организмны кирәкле микроэлементлар белән баетачак.

Йод дефицитына каршы көрәшнең иң киң таралган ысулы - йодлаштырылган тоз. Аның организмга кирәкле тәүлеклек күләме 5 граммны тәшкил итә: бу – бер чәй калагы. Тик шуны исегездә тотыгыз: йодлаштырылган тозны әзер ризыкларга гына өстәргә кирәк. Чөнки пешергән вакытта йодның күп өлеше парга әйләнеп юкка чыга. Ә дозировканың артуы сәламәтлеккә зыяннан башка бернинди файда да китерми.

Йод кишер, томат, баклажан, суган, җиләк-җимештән әфлисун, фейхоа, бакча җиләге, хөрмә, алмада һәм Әстерхан чикләвегендә бар. Үз рационыңны көйләү һәм аңа йодлы ризыкларны кертү нәтиҗәсендә, гормональ баланс бозылудан барлыкка килә торган күп кенә күңелсезлекләрдән сакланып калырга мөмкин.

Йод дефициты - мәкерле авыру. Күп кенә очракларда бу проблеманы махсус тикшеренү ярдәмендә генә ачыклап була. Көчле ару-талу, даими стресслар һәм дөрес тукланмау калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуга китерә. Шуңа күрә көнегезне планлаштырыгыз, дөрес тукланыгыз, яхшы кәеф турында онытмагыз һәм сәламәт булыгыз!

Чыганак:kukmor-rt.ru

Читайте нас: