Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 октябрь 2021, 16:19

Остеохондроз гына, димәгез...

   Умырткалык остеохондрозы – бик күп факторлар аркасында барлыкка килгән авыру. Бу чир вакытында умырткалык баганасы дисклары арасы һәм умыртканың башка тукымалары зыян күрә.

Остеохондроз гына, димәгез...
Остеохондроз гына, димәгез...

   Умырткалык остеохондрозы – бик күп факторлар аркасында барлыкка килгән авыру. Бу чир вакытында умырткалык баганасы дисклары арасы һәм умыртканың башка тукымалары зыян күрә.

                            Нәрсә соң ул умырткалык баганасы?

   Умырткалык баганасы муен, күкрәк, бил, оча башы сөяге һәм койрык сөяге кебек 32 умырткадан тора. Оча башы сөяге һәм койрык сөяге – үзара ялганган һәм хәрәкәтчеллекне югалткан конгломерат  тәшкил итәләр. Ләкин алар үзләренә зур көчергәнеш кабул итә ала.

   Умырткалыкның муен өлеше – 7, күкрәк өлеше – 12, бил өлеше 5 умырткадан тора. Юка гына, челтәрсыман дип әйтерлек муен умырткалары массив һәм тыгыз күкрәк өлешенә күчә, алары исә зур, калын һәм бик тә көчле бил умырткаларына тоташа. Бу өлешләр, оча башы сөяге һәм койрыктан аермалы буларак, умырткалыкның хәрәкәтчән өлешен тәшкил итәләр.

   Кемдер әгәр: “умыртка сөякләре бер-берсе өстендә ята гына”  дип уйласа, бик ялгыша. Алар үзара хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче умырткаара дисклары ярдәмендә тоташкан. Дисклар ике өлештән: составына кимерчәк һәм су кергән ядродан һәм үзен уратып алган тыгыз тоташтыручы –тукыма җепселләреннән торган кулсадан тора. Ядро умырткалык баганасына төшкән көчергәнешне үзенә ала, ә тыгыз кулса, төрле яктан ярдәмләшеп, сытылырга-изелергә ирек бирми. Моннан тыш, умырткалар  тагын да озын сеңерләр ярдәмен дә ала әле. Сеңерләр исә умырткалыкның буеннан-буена аның алгы һәм арткы өслекләре буйлап сузыла, шулай ук умыртка сөякләрен үзара ялгаучы булып та торалар.

                                    Авыр күтәрүгә ничек түзә?

   Табигать безнең гәүдәне шулай итеп яраткан ки: умырткалык баганасына төшкән төп вертикаль көчергәнеш зур авырлык төшә торган күчәр тирәсенә – якынча оча сөяге башына туры килә. Мәсәлән, әгәр дә кешенең гәүдә авырлыгы якынча 80-85 кг. икән, умырткалыкның бил өлешенә бар көчергәнешнең биштән өч өлеше диярлек туры килә. Әгәр инде без авыр күтәрәбез яки сикерәбез икән, түбәнге бил умырткалары тота торган авырлык бик күпкә арта (хәтта берничә тапкырга). Ләкин моны да безнең умырткалык баганасы җиңел кичерә: ләкин... әгәр дә көчергәнеш дөрес бүленсә генә!

    Остеохондроз – ул шундый чир: бер башланса – һич тә туктатырмын димә.

   Гәүдә корпусы утракса сөяге ярдәмендә тотылган чагында  умырткалык баганасына чамадан тыш көчергәнеш төшми. Ә бу исә кеше каты утыргычта утырганда гына мөмкин. Утыргычның биеклеге балтыр белән тигез булырга тиеш. Аяк идәнгә терәлергә тиеш. Кыска буйлы кешеләр аяк астына эскәмия куя алалар. Аяк астында урын аларны бөгәргә кирәкмәгән кадәр булырга тиеш. 15-20 минут саен аякларның торышын үзгәртергә онытмагыз. Аркагыз белән утыргыч артына терәлеп утырыгыз. Гәүдә туры булырга тиеш, башны нык имәгез, юкса тән мускулларына көч төшәр.

   Әгәр дә сезгә эш буенча күп һәм озак укырга туры килә икән, башны озак иеп утырмас өчен китап өчен подставка сатып алыгыз. Автомобиль йөртүчеләргә дә көчергәнешсез утырырга өйрәнергә кирәк. Аркагыз  кресло аркасына терәлеп торсын, ә бил тирәсендәге бушлыкны тутырыр өчен юка валик кулланыгыз. Башны һәрвакыт төз тотыгыз. Әгәр ерак юлга чыгасыз икән , вакыт-вакыт машинадан төшеп, гимнастика эшләп алыгыз.

   Телевизор караган вакытта да бер үк төрле позада озак утырырга киңәш ителми. Торып йөрештерергә, мускулларны ял иттереп алырга кирәк. Тирән итеп сулыш алырга онытмагыз.

   (Дәвамы бар).

                                                              Рөстәм Яппаров,

медицина фәннәре кандидаты, БР медицина отличнигы, югары категорияле табиб-невролог.

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: