Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 октябрь 2021, 11:50

Алар файдалы

Сәламәтлек өчен файдалы биш ризык.

sobitik.ru
Фото:sobitik.ru

Сәламәтлеккә файдалы булган, әмма популярлыгын югалткан биш продукт турында исегезгә төшерәбез.

Май

Май сәламәтлеккә һәм фигурага зыян китерми. Атланмай кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен арттырмый һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерми. Өстәвенә, бу продуктта витаминнар, минераллар һәм майлы кислоталар да бар.

Икмәк

Артык авырлыктан котылырга тырышучылар беренче чиратта ипи ашамый башлый. Соңгы вакытта белгечләр икмәкнең организм өчен бик файдалы булуын раслый. Бу продукт составында җилемсә (клейковина) бар, ул яшьлекне саклый. Моннан тыш икмәктә аминокислоталар, минераллар, файдалы клетчатка һәм В төркеме витаминнары күп.

Кефир

Диетологлар әчетелгән сөт продуктларын да онытмаска киңәш итә. Бу төр продуктлар арасыннан еш кына табигый йогыртны сайлыйлар. Әлбәттә, йогырт бик файдалы, әмма гадәти кефир да шундый ук үзлекләргә ия. Өстәвенә, арзанрак та, ди диетологлар. Кефирда кальций һәм Д витамины бар. Алар скелет һәм буыннар өчен файдалы.

Бәрәңге

Бәрәңгедә витаминнар һәм минераллар бар, алар мускул җепселләрен, йөрәк-кан тамырлары системасын һәм нервларны саклый. Тамыразыкны рационнан тулысынча төшереп калдырырга ярамый. Кыздырылган бәрәңгедән баш тарту гына файда китерәчәк. Гарнир сыйфатында кабыгы белән пешерелгән бәрәңге яки мичтә майсыз пешерелгән бәрәңге файдалы.

Бавыр

Организмыгызны В төркеме витаминнары белән баетырга телисез икән, бавыр ашагыз. Бу субпродуктта В6 һәм В12 витаминнары күп. Бу элементлар матдәләр алмашы процессында катнаша гемоглобинны күтәрү өчен кирәк. 

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: