Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 октябрь 2021, 14:30

Ә сез сәламәт туклану турында ниләр беләсез?

16 октябрь-Бөтендөнья сәламәт туклану көне!

Ә сез сәламәт туклану турында ниләр беләсез?
Ә сез сәламәт туклану турында ниләр беләсез?

Бу көн кысаларында сәламәт туклану буенча киңәшләргә колак салыйк әле, дуслар! Дөрес һәм сәламәт туклансак, тазалыгыбызны да ныгытырбыз, кәефләр дә яхшы булыр!

➡ 1. Чама белән ашагыз ! Һәм бу фастфудка гына кагылмый. Ашый торган ризык күләмен контрольдә тотыгыз. Моның өчен “Тәлинкә һәм уч төбе” принцибын куллана аласыз. Ни дәрәҗәдә еш ашарга кирәк – үзегез өчен шуны билгеләгез.

➡ 2. Яшелчәләр турында һәрвакыт исегездә тотыгыз! Төрле-төрле яшелчәләр ашагыз. Аздан башлагыз. Аннары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән көнлек  норма – 400 граммга кадәр җиткерегез.

➡ 3. Төрлелек яклы булыгыз. Көн саен  яшелчәләр, җиләк-җимешләр, яшел тәмләткечләр, ит, сөт продуктлары, чикләвек һәм кузаклы культуралар ашагыз. Әлбәттә, карабодай+күркә+кыяр= файдалы һәм тәмле, әмма һәр көнне түгел!

➡  4. Кабым-кобым итүгә мөнәсәбәтегезне ачыклагыз. Беренчедән,  алар сезгә кирәкме? Икенчедән, кәнфит, прәннек, пирожкиларны чикләвеккә, җиләк-җимеш, яшелчә яки сөт ризыкларына алмаштырыгыз.

➡ 5. Рационга ярмалар - кукуруз, тары, солы, бодай һәм дөге ярмалары кертегез. Аларның  яңа төрләре белән танышыгыз.

➡ 6.  Рационда аксымлы продуктларны арттыгыз. Аксым - ит кенә түгел, балык, йомырка, сөт продуктлары, чикләвек һәм кузаклы культуралар да. Казылык, сосиска һәм башкаларны  ашауны чикләргә, хәтта төшереп калдырырга кирәк.

➡ ️ 7. Ризыкны  парда, суда пешерегез яки томалап әзерләгез. 

➡  8. Трансмайларны мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк.  Алар  маргаринда, кулинар һәм кондитер майларында, печенье, вафли, кәнфит, шоколадлы пастада, бәрәңге чипсысынды,  ярымфабрикатлар, пироглар, пицца, соус, бәрәңге фрие, гамбургерлар, тавык наггетсларында күп. Мондый продуктларның этикеткаларында «гидрогенизацияләнгән май» дип язылган.

➡ 9. Продуктлар сатып алганда атналык рационыгызны күз уңында тотыгыз: «файдалы» вариантларны сайлап алыгыз, ә «зарарлы»ларны минимумга җиткерегез.

➡ 10. Шикәр аз булган продуктларны сайлагыз, баллы эчемлекләр һәм тәм-томнар куллануны чикләп, рафинадлы шикәрне дә азрак ашагыз.

➡ 11. Тоз аз булган ризыкларга өстенлек бирегез! Тозны куллану көненә 5 граммнан да артмаска тиеш (1 чәй кашыгы).

        Исегездә тотыгыз! Сәламәт туклану билгеле гадәтләрне формалаштыру буенча нигезләнә. Шуңа күрә үзегезгә уңайлы булган, үзегезгә туры килгән  киңәшләрне сайлап алыгыз һәм практикагызда кулланыгыз.

 

      "Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге"нең баш табибы Рифмир Вальмир улы Хәсәнов.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: