Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 октябрь 2021, 14:53

Котыру чире сагалап кына тора...

   Талпан энцефалиты, тычкан геморрагик бизгәге, котыру чире һ.б... Боларның барсы да кешеләр өчен зур куркыныч белән яный.

Котыру чире сагалап кына тора...
Котыру чире сагалап кына тора...

Талпан энцефалиты, тычкан геморрагик бизгәге, котыру чире һ.б... Боларның барсы да кешеләр өчен зур куркыныч белән яный.

   Котыру чире – кискен вируслы инфекцион авыру. Ул  кешенең нерв системасына зур зыян сала һәм хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин. Котыру чиренә барлык җылы канга ия булган җан ияләре бирешә. Безнең республика җирлегендә чирне таратучылар булып төлкеләр, янутсыман этләр, этләр һәм мәчеләр, авыл хуҗалыгы хайваннары тора.

   Башкортстанда, тешләү очракләры белән бәйле, дәваханәләргә 10 меңләп мөрәҗәгать очраклары теркәлгән. Шуларның 31 проценты – 17 яшькә кадәр балалар.

   Барлык тешләнүчеләрнең 98,6 проценты йорт хайваннарыннан зыян күргән, , икенче урында кыргый хайваннардан тешләнүчеләр (1,13 процент), өченче урында – авыл хуҗалыгы хайваннары белән бәйләнештә зыян күрүчеләр (0,28 процент). Барлык зыян күрүчеләрнең 12сен котыру чиренә дучар хайваннар тешләве лаборатор тикшерүләр белән расланган.

   Медицина фәне никадәр алга китсә дә, котыру чире буенча эпидемиологик хәлләр безнең илдә дә, бар дөнья күләмендә дә актуаль булып кала. Бүгенге көндә котыру чире сәламәтлек саклау оешмасының да, ветеринариянең дә иң мөһим проблемаларының берсе булып кала килә.

   Башкортстан Ветеринариясе идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, 2020 елда республикада хайваннарда 5 котыру чире очрагы теркәлгән. Ягъни, 3 эттә һәм ике бүредә котыру чире табылган. Кешеләрдә гидрофобиядән үлү очрагы соңгы тапкыр Әлшәй районында 2013 елда теркәлгән булган. Ул чакта 4 яшьлек балага берәдәк этләр төркеме һөҗүм иткән һәм алган җәрәхәтләрдән сабый вафат булган.

   Игътибар!

   Әгәр хайван тешләсә яки аның селәгәе эләксә, шунда ук яраны сабын белән юып, шул урынны йод эремәсе яки 40-70 процентлы этил спирты белән эшкәртегез. Шулай ук водород перекисе белән эшкәртеп, повязка куегыз. Һәм, әлбәттә, тизрәк травматология яки хурург кабинетына ашыгыгыз. Тешләнгәннән соң никадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итсәгез, дәвалау да шулкадәр тизрәк барыр.

   Әйткәндәй, ашыгыч дәвалау-искәртү иммунизациясен үткәрү өчен бернинди дә каршылык юк. Авырлы булу яки бала имезү дә экстрен иммунизациягә киртә була алмый.

Фото: zdorovet.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: