Холестерин күтәрелүнең төп сәбәпләре аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау дип саный табиблар.
Иң беренче чиратта алкогольле эчемлек куллану һәм тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Кандагы холестерин дәрәҗәсенең киметү өчен көндәлек рационга солы, алма, карлыган, сарымсак виноград төше, авокадо, яшел чәй, чикләвек, балык, кабак орлыгын кертергә кирәк.
Карлыган белән дәвалану рецепты.
Җимешне җыеп алып киптерәбез яки туңдырып саклыйбыз. 1 стакан суга 2 аш кашыгы кипкән (яки 3 аш кашыгы туңган) карлыган салып төнәтергә. Көненә 2-3 тапкыр 0,5-1 стакан эчәргә кирәк. Карлыганның яфрагын да җыярга кирәк, ул да файдалы. 2 стакан суга 2-3 аш кашыгы карлыган яфрагы салып төнәтеп, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә була.
Фото: Pixabay