Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 октябрь 2021, 14:34

Тычкан йорт-курага кайта

Көзге тәүге салкыннар башлану белән җәй буена ялан-кырларда, урман акланнарында сыйланып йөргән күп кимерүчеләр җылылык эзләп кешеләр янына кайта.

Тычкан йорт-курага кайта
Тычкан йорт-курага кайта

Көзге тәүге салкыннар башлану белән җәй буена ялан-кырларда, урман акланнарында сыйланып йөргән күп кимерүчеләр җылылык эзләп кешеләр янына кайта.

   Алар аеруча ризык күбрәк булган урыннарны – сарай һәм амбарларны, баз һәм келәтләрне ярата. Кимерүчеләр, гадәттә, кечкенә, ләкин алар үзләре белән авыр чирләр дә алып кайтырга мөмкин шул әле.

   Менә күз алдына гына китереп карагыз әле: көзге төн, сез рәхәтләнеп авыл йортында ял итәргә яттыгыз, ә стена артында, идән астында яки түбәдә кинәт... кыштырдау тавышы ишетелә башлый, ди. Әлбәттә инде, болар – тычканнар. Менә алар чабыша, чыелдый да башладылар ди. Ә иң кыюлары хәтта көпә-көндез борын төбеннән узып китәргә дә мөмкин әле. Ә сез диванда дөньясын онытып йоклап яткан карт мәчегезне тиргәп ныклы уйга киләсез: “Иртәгә үк кибеткә барып агу, капкан, келәй сатып алам!”

   Бу җан ияләре адәм балаларына кыштырдау кебек кечкенә күңелсезлекләрдән алып зур бәлаләргә кадәр алып килергә мөмкин. Иң хәтәре– тычканнар бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын таратучылар булып тора. Халыкта аны “тычкан бизгәге” дип атыйлар.

  Тычкан бизгәге - вируслы каты авыру. Аңа бизгәк, гомуми интоксикация, бөерләр зарарлану хас.

   Авыруны вакытында дәваламасың, ул бөерләрне зарарлый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Авыру кискен башлана, температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану, баш авырту башлана.

Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә.

   Кешегә вирус һава-тузан аша күчә. Кешедән кешегә авыру күчми. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы һәм туристлар чирли.

Диагностикалау: Авыруның беренче чорында авыруны ачыклау авыр була. ОРЗдан аны борын тыгылмау, ютәл булмау, югары тын юллары ялкынсынмау буенча, ә эчәк авыруларыннан – эч авыртуы, күңел болгануы соңрак башлануы, авыру барышында көчәя баруы белән генә аерып була. Төп диагностикалау билгесе – температура нормальләшкәннән соң чирләүченең сидеге кинәт кимүе, хәле начарлануы.

   Симптомнары һәм агымы: Яшерен чор 7 көннән 46 көнгә кадәр барырга мөмкин. ( ешрак 21 көннән 25 көнгә кадәр). Авыру барышында түбәндәге чорларны бүлеп карарга була: башлангыч олигоурия, полиурия һәм реконвалесценция. Башлангыч чор 1 көннән 3 көнгә кадәр дәвам итә һәм кискен башлану, температура кинәт кенә 38-40 градуска күтәрелү, бизгәк белән үзен белдерә. Каты баш авыртуы, хәлсезлек, авыз кибү башлана. Авыруның бит , муен, күкрәкнең өске өлеше тиресендә гиперемия күзәтелә. Конъюнктив барлыкка килә, кайбер очракларда тәнгә тимгелләр чыга. Кайсыбер кешедә чир сизелмичә башланып, соңыннан шактый каты бәрергә мөмкин. Башлангыч чорда эчке әгъзалар ягыннан үзгәрешләр сизелми. 2-4 көннән алып 8-11 көнгә кадәр – авыру дәвам итү чоры. Температура 38-40 градуста кала һәм 4-7 көнгә кадәр тора.

   Ләкин соңрак тән температурасы төшсә дә, кеше һаман сәламәтләнми, ә киресенчә, аның хәле начарая гына башлый.

   Бу чорның төп билгесе – бил авырту. 5 көннән соң да бизгәк һәм интоксикация булып, бил авыртуы булмаса, ГЛПС диагнозы дөрес куелмаган дип тә шикләнергә мөмкин. Күп кенә авыруларның бил авыртуы башланганнан соң, 1-2 көннән күңел болгану һәм көнгә 6-8 тапкыр косу башлана. Ул ризык ашау яки дару эчү белән бәйле түгел. Шул ук вакытта эч авыртуы башлана, еш кына эч кабаруы күзәтелә. Бу чорда тире коры була, биттә, муенда гиперемия күренә,шулай ук ярыларда конъюнктив һәм гиперемия саклана. Өске күз кабагы шешенеп торырга мөмкин. Геморрагик симптомнар барлыкка килә. Авыруның күрсәткече - бөер зарарлануы. Ул бит кабарынкылыгы, күз кабаклары шешенү белән күренә. 2-4 көннән сидек кими, авыр очракларда - бетә. Сидектә аксым күбәя ( 60 г/л кадәр) һ.б.  

   Авыруның 7-10 көненә азотның артуы аеруча чагыла. 2-3 атнадан калдык азот нормальләшә. Полиурия чоры авыруның 9-13 көненнән башлана. Косу туктый, әкренләп бил һәм эч авыртмый башлый, аппетит һәм йокы нормальләшә, тәүлек эчендә сидеге арта бара ( 3-5 литрга кадәр). Гомуми хәлсезлек, авыз кибү саклана. 20-25 көннән алып терелү чоры башлана. Дәвалану: Дәвалану инфекцион бүлек шартларында алып барыла. Ялкынсынуга каршы дәвалану бирелә, сидек чыгуны нормальләштерәләр. Бөерләрнең зарарлануын көчәйтә торган дарулар кулланылмый.

Игътибар!

   Тычкан авыруы йоктырмас өчен, табигатькә чыкканда саклану чараларын куллануга кайтып кала.

Мәсәлән,куе үлән эченә кермәскә,азык-төлекне тычканнар тими торган җирдә сакларга кирәк.

   Уфада яшәүче Венера Вахитова җәен бакчасында яши, ә кышын фатирына кайта. Ул тычканнардан котылу өчен мондый киңәшләр бирә:

   -Бүген кимерүчеләргә каршы күп төрле келәй, агулар бар. Ләкин мин бакча йортын һәм мунчаны кышка бикләгәндә өстәл астына кер порошогы, абаган яфраклары, тигәнәк орлыгы сибеп китәм. Бар тишекләрне капларга, бар әйберләрне ябык савытларда сакларга кирәк.

   Дания Гыймаеваның иренең Пермьдә яшәгән бертуган энесе тычкан авыруыннан үлгән булган.

   -Тракторист булып эшли иде. Аның авызына җирдән үлән алып чәйни торган гадәте булган һәм шуннан зарарлангандыр да инде. Чирләп дәваханәгә кергәч дөрес диагноз куймаганнар һәм ОРВИдан дәвалаганнар үзен. Ләкин хәле мөшкелләнә баргач, бөерләре эшләми башлагач кына, тычкан чире икәнен белгәннәр. Тик соң булган шул инде, 37 яшьлек ир вафат булды... Тычканнар кечкенә булса да – куркыныч затлар, алар белән шаяру ярамый.

   Дүртөйле районында яшәүче Сәкинә Рәхимова исә тычкан комаклардан котылу юлын күбрәк мәчеләр асрауда күрә:

   -Күршеләребез кибеттән махсус келәй-агу сатып ала. Ә бездә,  песиебез балалаганнан соң, хәзер мал арасында 3 песи яши. Шулай итеп кимерүчеләрнең эзе дә юк хәзер,- ди ул.

Фото: metcool.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: