Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 октябрь 2021, 23:45

Поликлиникаларда ни өчен чират?

Чир вакытында чиратта торасы килми шул.

rzn.mk.ru
rzn.mk.ru

Сер түгел, соңгы вакытта поликлиникаларда табибларга эләгүе бик читен. Су буе чиратларда торулар турында социаль челтәрләрдә дә әледән-әле хәбәрләр пәйда булып тора. Бигрәк тә яшь балалары булган ата-аналардан зарлар күп.

“Мондый проблема бар, без аны таныйбыз, – диде республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин бу атнада “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән брифингта. – Ата-аналарның күбесе балалар дәваханәсенә мөрәҗәгать иткән көнне үк ярдәм алырга тели. Әмма әлеге вакытта бу читен. Чөнки табибларга йөкләмәләр зур. Аларның күбесе коронавирус, пневмония яки кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручы пациентларга кичектергесез ярдәм күрсәтүгә җәлеп ителә”.

Ковид белән чирләүчеләр саны арткач, поликлиникаларга йөкләмәләр үсте, дип аңлатты министр. Шул сәбәпле, диспансеризация, профилактик караулар, планга ярашлы медицина ярдәме күрсәтүләр (кардиология һәм онкологиядән тыш) вакытлыча туктатылды.

Максим Забелин әйтүенчә, вакцинация темплары үссә һәм коллектив иммунитет барлыкка килсә, амбулаторияләргә йөкләмәләр кимергә тиеш.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: