Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 октябрь 2021, 12:34

Еш сусау - яшерен чирләр билгесе?

Гел эчәсе килеп торуның 7 сәбәбе.

Еш сусау - яшерен чирләр билгесе?
Еш сусау - яшерен чирләр билгесе?

Су балансын саклау өчен көнгә 1,5-2 литр чиста су эчү дә җитә дигән фикердә галимнәр. Күрүебезчә, вакытында һәм дөрес күләмдә эчелгән су – организмның нормаль эшчәнлегенә бәйле.

Әгәр кеше еш сусый икән, ашауга гына түгел, ә яшәү рәвешенә һәм сәламәтлегенә игътибар бирергә тиеш. Гел эчәсе килеп торуның 7 сәбәбен әйтеп үтик:
Организмга артык тоз җыелу
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзер без тозны нормага караганда ике тапкыр күбрәк ашыйбыз икән. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сусау сигналын алганда, безнең организм инде сусаудан талчыккан була – шуңа күрә үзеңне мондый халәткә үк җиткерергә ярамый. Көндәлек ашаган ризыкларга игътибар бирергә кирәк - күпме тоз ашаганны контрольдә тотып, көн саен су эчү турында онытмау мөһим.Әгәр тозны артык кулланмасаң, организм су алуны үзе дөресли.

Т Физик эш һәм спорт
Физик эш яки спорт белән шөгыльләнгәндә, әлбәттә, күбрәк эчәсе килә. Андый вакытта организм сусыз интекмәскә тиеш. Эчә-эчә эшләргә була һәм спорт белән шөгыльләнгәндә дә су йоткалап алырга кирәк.
Кояш астында озак йөрү
Кояшлы һәм эссе көнне организмга су күбрәк таләп ителә. Бакчада яки йорт алдында  йөргәндә  дә эчү турында онытырга ярмый, юлга чыкканда үзең белән су йөртү яхшырак.

Мунча

Мунча кергәндә кеше нык тирләү нәтиҗәсендә организм тиешле нормасыннан күбрәк су югалта. Юынып чыккач, әлбәттә, башта су эчәргә кирәк, ә аннан соң - чәй.

Бер сәбәпсез сусау

Әгәр дә инде тозлы әйбер ашамаган булсагыз, физик эш эшләмәсәгез һәм кояш эссесендә йөрмәсәгез дә нык сусыйсыз икән,табибка күренергә киңәш ителә. Чөнки чамадан тыш сусау – яшерен чирләр булуын кисәтергә мөмкин. Шуларның берсе – диабет.

Диабет
Кеше көненә 6-8 стакан су эчәргә тиеш. Еш сусау - шикәр чиренең беренче билгесе дә булырга мөмкин. Эндокринологка күренү, тиешле анализлар бирү артык булмас.
Ксеростомия
Ксеростомия, яки авыз кибү - авызда селәгәй бизләре сыеклык бүлеп чыгаруы акрынаюы. Бер сәбәпсез авыз кипми - табибка мөрәҗәгать итегез.

Анемия
Гел сусауны китерүче тагын бер авыру - ул анемия. Сусау көчлерәк булган саен, авыру да җитди.


Дару
Кайбер дарулар селәгәй бизләренә йогынты ясарга һәм сусау хисе уятырга мөмкин.

 

Фото: Башинформ.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: