Диетологлар иртә картайта торган ризыкларны атаганнар. Бу, беренче чиратта, кондитер эшләнмәләре, оннан пешерелгән ризыклар. Мәсәлән, печенье, икмәк, күмәч. Нигездә, аларда ике зарарлы продукт – шикәр һәм трансжирлар бар икән.
Ак онның зыяны зур, чөнки ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра. Ә пешерүгә килгәндә, анда маргарин кулланыла, аның молекуллары организм күзәнәкләренең мембранасын боза һәм сыгылмалыгын югалта.
Моннан тыш, диетологлар казылыклар һәм сосискалардан да баш тартырга киңәш итә. Тәм кертү өчен аларга зарарлы матдәләр кушыла.
Фото: pixabay