Диетологлар иртәнге аштан баш тартмаска һәм уянганнан соң ике сәгать эчендә ашарга киңәш итә.
Ашказаны сәгать кебек эшләсен өчен, барлык калорияләр энергиягә китсен, ә тупланган май акрынлап «эресен» өчен, көннең беренче яртысында азык туклыклы булырга тиеш. Әмма, әгәр инде көн дәвамында үзегезне җиңел хис итәргә теләсәгез һәм артык авырлыктан да котытырга уйласагыз, иртәнге менюда түбәндәге ризыклар булырга тиеш.
Җиләкле солы боткасы
Бу иртәнге ашта барлык кирәкле файдалы матдәләр дә бар, һәм ул бик тә туклыклы. Солы боткасы (тиз әзерләнә торганы түгел) – акрын эшкәртелә торган углевод, озак вакыт ачыктырмый, ә чикләвекләрдә аксым күп, аны эшкәртүгә организмга күбрәк энергия сарыф итәргә туры килә.
Йомырка+помидор+суган
Йомырка әйтерсең лә нәкъ иртәнге аш өчен уйлап табылган ризык.Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта, ә помидор һәм суган - йөрәк, кан тамырларын ныгыта.
Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була.
Йогуртлы җиләк-җимеш
Әгәр дә инле ябыгырга телисез икән, төшкә кадәр югары майлылыктагы сөт ризыкларын ашау-эчү - отышлы вариантларның берсе. Аеруча греция йогуртында файдалы майлар күп, ә күп аксым ашказаны эшчәнлеген тизләтү өчен кирәк. Ә җиләкләр, хәтта туңдырылган да, организмдагы артык майны яндыру процессын тизләтә.
Авокадо
Авокадо – кибет киштәләрендә чагыштырмача яңарак күренсә дә, бик тиз популярлык казанып өлгерде. Әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга кертми калмагыз. Ул тәмле һәм файдалы ризык. Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай.
Авокадо – майлы җимеш, әмма туендырылмаган ул майны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый. Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була. Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли. Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
Лимон суы
Иртән уянгач та лимон суты эчү файдалы.15-20 минуттан иртәнге ашны ашарга була. Лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта, шунлыктан ябыгырга ярдәм итә. 1 стакан җылы суга лимонның (якынчаи1/4 өлеше) сутын сыгарга. Бер бал калагы бал салырга мөмкин. Ул ашкайнату эшчәнлеген җайга сала, эч күперү, паразитлар булганда да файдасы бар.
Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт суын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны чистарта. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган.
Фото:Рixabay