Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 октябрь 2021, 16:07

Бәхетле кешеләр чирләргә тиз бирешми

Ә сез еш чирлисезме?

Бәхетле кешеләр чирләргә тиз бирешми
Бәхетле кешеләр чирләргә тиз бирешми

Галим, профессор, хәрби хирург Николай Пирогов вакытвнда та кызыклы күзәтү ясаган булган. Җиңелгән армия солдатлары ешрак авырый һәм аларның яралары җиңелгән армия солдатларына караганда тизрәк төзәлә, дип билгеләп үткән.

Үз-үзеңне кимереп, борчылып йөргән, кайгырган чорда организм тизрәк какшый, чирләргә каршы тора алмый башлый. Иммунитет төшкәч, йогышлы авырулар организмны тизрәк җиңә. Гормоннар эшчәнлеге дә бозыла. Эндокрин чирләр белән бәйле проблемаларның башы шунда: тәүге мәлдә аларның билгеләре сизелми дә диярлек. Ә инде үзләрен сиздерә башлауга, гадәттә, чир тирәнгә киткән була.

Сәламәтлеккә уңай эмоцияләр ничек сәэсир итә?

Организмны ныгыта. Чөнки бәхет гормоннары – эндорфин һәм нейропептидлар барлыкка килә. Ешрак көлергә кирәк. Көлгәндә кешеләр күп күләмдә кис­лород йота, ә ул, белүебезчә, яшәү системасының иң кирәкле азыгы. Тире һәм бит мускулларының ты­гызлыгын түбәнәйтүче стрессларга да юл куймый көлү. Елмаю мускул­ларның киеренкелеген бетерә. Ә бу, үз чиратында, баш һәм тән авыру­ларын җиңеләйтә.  Шуңа күрә авырган вакытта үзеңне табигый характердагы уңай эмоцияләр белән әйләндереп алу бик мөһим.

Кәеф күтәрү ысуллар:

Үзеңә ошаган шөгыль табарга кирәк.Кәефегез юк икән, берәр эш белән мәшгуль булыгыз. Уйлап карагыз, бәлки күптәннән кул җитмәгән эшләрегез бардыр - менә шул чакта тотынырга була.

Күңелегезне сагыш-борчулар басканда сәяхәткә юлланыгыз. Онытылырсыз. Яңа җирләр күрү, яңа кешеләр белән сөйләшү - беркемне дә битараф калдырмый.

Дусларыгыз белән аралашыгыз.

Иҗат итегез. Моңа күп нәрсәләр керә: рәсем төшерү, шигырь язу, чигү, бәйләү, агачтан тимердән әйберәр әшләү һ. б.

Кинога, театрга барыгыз. Алай йөрергә мөмкинлек булмаса, өегездә яхшы фильм карагыз.

Күбрәк музыка тыңлагыз. Җыр-моң - кәефне күтәрә, үзегез дә кушылып җырлагыз, биегез. Үзегезнең күңелегезне үзегез күтәрсәгез, чирләргә бирешмәссез, дуслар!

Фото: Pixabay

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: