Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 сентябрь 2021, 00:54

Укучылар төркеме булдырганнар

Афәрин!

durtuli.bashkortostan.ru
Фото:durtuli.bashkortostan.ru

Быел Дүртөйленең  Үзәк биләмәара китапханәсендә “Сәламәт булыйк! Укучылар төркеме булдырылды. Төркем әгъзалары өчен китапханәчеләр “Сезнең табибыгыз” медицина үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча табиб Эльвира Галимҗанова катнашлыгында төрле чаралар үткәрде. Очрашулар Башкортстанда Сәламәтлек һәм озын гомерлелек елы һәм Владимир Путинның 2018 елдагы май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында оештырылды.

Ул китапханә укучылары өчен төрле лекцияләр укыды. Мәсәлән, алар “Майлар. Зыянмы, файдамы?”, “Углеводлар һәм кеше сәламәтлеге”, “Кеше организмында аксымнар”, “Альцгеймер авыруын профилактикалау”, “Стресслар һәм хатын-кыз авырулары”, “Сәламәт булу – озын гомерле булу” дигән темалар буенча фәһем арттырды.

Шушы көннәрдә “Сәламәтлек километрларын җый – скандинав йөреше” практик дәресе булды. Ул шәһәр паркында узды. Эльвира Фәнил кызы җыелучыларга скандинав йөрешенең барлыкка килүен сөйләде. Аның белән шөгыльләнү өчен нинди аяк киеме, таяклар алырга икәнлеген тәфсилләп аңлатты. 

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: