Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 сентябрь 2021, 15:36

С витамины турында

Әгәр ул организма җитешмәсә, нинди чирләр барлыкка килә?

С витамины турында
С витамины турында

​С витамины турында.

Тәүлек доза:

Ир-атлар өчен - 90 мг.

Хатын-кызлар өчен - 75 мг.

Бу - бер зур стакан әфлисун суты яки 0,5 стакан карлыганга тиң. С витамины организмга көн дә кирәк һәм ул азык белән бергә керергә тиеш.

С витамины цитруслы җимешләрдә иң күбе дип уйлыйсызмы?

Юк.

C витаминына иң бай продукт ул - Австралиянең какада сортлы сливасы. Аңарда әфлисунга караганда 100 тапкырга күбрәк. Сырганак та С витаминна бай - 1 чәй калагы 1 лимонга тиң. Шулай ук гөлҗимеш, болгар борычы, кара карлыган, киви, петрушкада да С витамины зур күләмдә булуы билгеле.

Җиләк-җимеш ашамаучылар бу витаминны каян ала?

С витамины организмга бәрәңге аша да керә. Ә аны әрчемичә пешергәндә файдасы тагын да күбрәк. С витаминын организм туплый алмый. Җәй буена җиләк-җимеш ашадым, кыш чыгарга җитәр, дип уйлау - ялгышлык. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне көн саен ашарга кирәк.

Кемнәргә С витамины күбрәк кирәк?

Көндәлек рационга җиләк-җимеш кертә алмаганнарга аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. C витамины тәмәке тартучыларга, өлкән яшьтәгеләргә, веганнарга, шулай ук рационында яшелчә һәм җиләк-җимеш аз булган кешеләргә кирәк. Тик, шулай да, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

С витаминының файдасы:

1️. C витаминының төп роле -коллаген синтезында катнашу -тән тиресен матур һәм яшь, сеңерләрне, буыннарны сыгылмалы тотарга ярдәм итә.

2️. Хроник авырулардан саклый.

3️. Иммунитетны ныгыта. Организмны инфекцияләрдән саклаучы кандагы ак тәнчекләр эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Яраларны төзәлүен тизләтә.

4️. Тән тиресен саклый: кояш нурларына, җилгә, суыкка тиз бирешми, кипми. Е витамины запасларын тулыландыруда уңай йогынты ясый.

5️. Организмда тимер матдәсен үзләштерергә ярдәм итә.

6️. Кан басымын контрольдә тотарга булыша.

7️. Йөрәк-кан тамырлары системасына көйле эшләргә ярдәм итә.

 

Фото: © shutterstock

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: